Get Mystery Box with random crypto!

Акчарлак газетасы

Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы А
Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы
Канал дареги: @akcharlakgazeta
Категориялар: Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер: 2.03K

Ratings & Reviews

3.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

2

1 stars

0


Акыркы Кабарлар 2

2023-05-25 10:38:25
"АВЫЛДАН УНБИШЛӘП КЕШЕ СӨТ АЛЫП ТОРА"

Үлән күренә башлауга көтү куа идек элек. Хәзер сыер, сарык тотучылар әзәйгәннән-әзәя. Кукмара районы Өлге авылында да сыер тотучы ике генә гаилә бар. Төзек, матур йортлы авылның үзәк урамы буйлап килеп, Разыя һәм Дамир
Шәйхетдиновларның капкасын шакыдым.

Мине хуҗабикә каршы алды. Дамир абыйның туганнарына булышырга киткән чагына туры килдем.
– Бу йортка килен булып 35 ел элек, Балыклы авылыннан килдем, – дип сөйли башлады Разыя апа. – Ул чакта һәр йортта мал бар, сыерсыз кеше юк иде. 2014 елда өч сыер алдык, аннан алты булды. Бүген хуҗалыгыбызда биш сыер, биш бозау һәм өч атыбыз бар.

– Ни өчен нәкъ менә сыерлар тотарга булдыгыз?
– Башта үгез асрарбыз, дип уйлаган идек. Авыл җирлеге җитәкчесе Рәшидә Гаяновна: “Сыер асрагыз. Көн дә акчасы кереп торыр”, – дип киңәш бирде. Дөрес киңәше өчен аңа Аллаһының рәхмәте яусын. Сөтнең бәясе яхшы чакта сөенә-сөенә эшләдек. Хәзер генә бераз кәеф төште.


ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН 20 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Румия СӘЙФУЛЛИНА.
555 views07:38
Ачык / Комментарий
2023-05-24 20:16:47
Бүген Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага 74 яшь тулган булыр иде.
598 views17:16
Ачык / Комментарий
2023-05-24 17:26:26
Ак сирень дә, күк сирень
Матур инде, әйеме?)
Ак сиреньнең файдасын беләсезме?)
603 views14:26
Ачык / Комментарий
2023-05-24 17:24:25 – Хатыныңа карата бу гаделсезлек түгелме?
– Алай димәс идем. Үзе сайлады бит бу тормышны. Казан концертлары вакытында сәхнәгә чыгып ала ул. Мунчада студия ясап куйдым, биесен, пожалуйста.

– Сабантуй дигәндә, сине иң кыйммәтле артистлар исемлегенә кертеп
буламы?
– Узган ел төркем белән 300- 350 меңнән йөргән идек. Быел...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 20 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.
596 viewsedited  14:24
Ачык / Комментарий
2023-05-24 17:24:00
РИФАТ ЗАРИПОВ: "ХАТЫН БУ ТОРМЫШНЫ ҮЗЕ САЙЛАДЫ"

Рифат Зарипов “Акчарлак”та соңгы тапкыр Габдерәхим исән чакта булган иде. Бу юлы кызлар белән җыелышып, кунакка, төрле темаларга фикер алышырга чакырдык үзен. Балыктан кайткан көнне килде. Таңга кадәр утырганнар. Эләкмәгән.

– Син нинди машинада йөрисең, Рифат?
– Ак.

– Ә Диләрә?
– Аның да правасы бар. Минем “Лексус”та йөрергә өйрәнеп килә иде, үзенә машина алырга куштым әле.

– Диләрәгә хәзер машинага акча эшләргә кирәк буламы?
– Анысын гына җайларбыз инде. Мин болай да гел җырлап йөрим, ул рульгә утыргач бөтенләй контрольне югалта башладым, кычкырып-кычкырып җырлап җибәрәм. Пассажир урынында тормоз, газ педальләрен эзли башлыйм.

– Диләрә хәзер кайсы өлкәдә, кайда эшли?
– Өйдә эшли.

– Биюен ташлаганга үкенмиме соң?
– Башта булды инде, елаплар бетте. Гастрольдә йөрисе, биисе килә, дип әйтә иде. Ислам тугач бераз басылды. Аның әле дә һөнәренә кире кайту
теләге бар. Ләкин ул да гастрольгә чыгып китсә, баланы, өйне кем карый?


ДӘВАМЫ
588 viewsedited  14:24
Ачык / Комментарий
2023-04-24 20:36:50
"БЕЗГӘ ЗАКОН БУЕНЧА ТИЕШЛЕ ЮЛНЫ САЛСЫННАР"

“Без, Казак Үртәме авылы халкы, юлсызлыктан интегәбез. Авылга керә торган юл бөтенләй юк. Яз, көз көннәре авыл блокадада калган кебек була. Биш километрга сузылган юеш кызыл балчыктан тракторлар да көч-хәл белән , ава-түнә йөри. Шунда ватылып калалар. Авылда кибет тә, медпункт та юк. Авырып китсәң, ашыгыч ярдәм машинасы керә алмый. Янгын чыкса, кычкырып янасың”, – дип Әтнә районыннан мөрәҗәгать иттеләр.

Казак Үртәмендә халык бердәм җыелып каршы алды. Һәркемнең әйтер сүзе, үпкә-зары бар.
– Гомер буе шушы авылда яшәдем, аяктан резин итек, галуш төшмәде, – ди Мәрзия Самикова. – “Киләсе елга юл салалар” дип өметләнеп йөри торгач, бабаем да үлеп китте инде. Юл һаман юк. Җыелышларга йөрибез. Акча түләргә ризалык алалар да югалалар. Сайлаулар җиткәч, кемнедер сайлатып куялар да тагын барлыгыбызны оныталар. Ул депутатлар кайда икән?..

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ 26 АПРЕЛЬДӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 16 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.
382 views17:36
Ачык / Комментарий
2023-04-24 20:34:47
“ПАЛАС ТУКЫП ТАНЫЛЫРМЫН ДИП УЙЛАМАДЫМ"

Балтач районының Чутай авылына баруымның максаты – Нәҗиповлар гаиләсе белән танышу иде. Гөлзифа апа мине болдырга чыгып каршы алды. Түбәтәен киякия эчке бүлмәдән тормыш иптәше Рәис абый да елмаеп килеп чыкты. Бу арада журналистлар гел өзелми икән үзләреннән. Гаҗәп тә түгел, бүгенге заманда бөтен нәрсәне маши­­­­налар эшләгәндә, кул белән палас тукучының бәһасе – алтын!

– Гөлзифа апа, бу бит безнең әбиләр җәя торган төсле паласлар! Әбиемнең шуларны елгада чайкап, койма башына элеп киптергәннәре искә төште, – дия-дия, диванга тезелгән йомгаклар, паласлар уртасына кереп “кунакладым”.
– Әбием дә шундый паласлар тукыды. Элек өйләр кечкенә... Хәтерлим, бер караватны чыгарып, аның урынына зур станокны кертеп куялар, ә без аның тукыганын карап торабыз. Әнием дә чигә, шулай ук крючок белән тәрәзәгә челтәрләр бәйли иде. Кияүгә чыкканда, бер сандык үзем чиккән әйберләр белән килдем...
ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ 26 АПРЕЛЬДӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 16 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Чулпан ГЫЙРФАНОВА.
386 views17:34
Ачык / Комментарий
2023-04-24 20:32:37 ЯҢА ЭЛЕКТР ЧӘЙНЕГЕНДӘГЕ ПЛАСТМАССА ИСЕН НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
( КИҢӘШНЕ ҮЗЕГЕЗГӘ АЛЫРГА ОНЫТМАГАЗ, КИРӘГЕ ЧЫГАР)

Яңа чәйнек сатып алучылар мондый хәл белән еш очраша. Чәйнекнең
яраклылык вакытын һәм тышкы кыяфәтен яхшырту өчен кулланылган буяу һәм пластификатор исе су кайнаткан саен көчәя генә һәм суның тәменә дә тәэсир итә. Моны булдырмас өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

1. Чәйнеккә су салганнан соң, 3-4 лимон сыгыгыз. Кайнатып чыгарганнан соң әлеге эремәне 12-15 сәгатькә калдырыгыз. Аннан соң тагын бер кат кайнатып түгегез.
2. Беренчесенә охшаш ысул. Ләкин лимон урынына лимон кислотасы кулланырга була. Ике төргәк лимон кислотасын кайнатып, 12 сәгать тондырырга.
3. Оксидлаштыручы итеп уксус яки уксус эссенциясе алына. Сулы чәйнеккә 100 грамм 9 %лы уксус яки ике аш кашыгы 70 %лы уксус эссенциясе салына. Мондый сулы чәйнекне берничә тапкыр кайнатып түгәргә кирәк.
4. Аш тозы да пластмасса исен бетерә. Яңа чәйнеккә өч аш кашыгы тоз салып кайнатсагыз, зәһәр ис юкка чыгар. Ә тозлы суга бер төргәк лимон кислотасы да салсагыз, чәйнегегез юшкынга бирешмәс.

"КИҢӘШ БАЗАРЫ"
"Акчарлак"ның 19 апрельдә чыккан 15 саныннан алынды.
387 views17:32
Ачык / Комментарий
2023-04-24 20:24:05
"Яз чәчкәләре Җир генә коры, мескен", - дип язып җибәргән укучыбыз Раушан апа. Сездә яңгырлар явамы?
397 views17:24
Ачык / Комментарий
2023-04-24 14:23:26
Бәрәңге утырттыгызмы әле, дуслар? Яхшы уңыш алу серләре белән шушы постта уртаклашыйк әле
Нинди сортлар утыртасыз, ничек эшкәртәсез бәрәңгене?

#акчарлакгазетасы
#сораштыру
545 views11:23
Ачык / Комментарий