Get Mystery Box with random crypto!

'АВЫЛДАН УНБИШЛӘП КЕШЕ СӨТ АЛЫП ТОРА' Үлән күренә башлауга кө | Акчарлак газетасы

"АВЫЛДАН УНБИШЛӘП КЕШЕ СӨТ АЛЫП ТОРА"

Үлән күренә башлауга көтү куа идек элек. Хәзер сыер, сарык тотучылар әзәйгәннән-әзәя. Кукмара районы Өлге авылында да сыер тотучы ике генә гаилә бар. Төзек, матур йортлы авылның үзәк урамы буйлап килеп, Разыя һәм Дамир
Шәйхетдиновларның капкасын шакыдым.

Мине хуҗабикә каршы алды. Дамир абыйның туганнарына булышырга киткән чагына туры килдем.
– Бу йортка килен булып 35 ел элек, Балыклы авылыннан килдем, – дип сөйли башлады Разыя апа. – Ул чакта һәр йортта мал бар, сыерсыз кеше юк иде. 2014 елда өч сыер алдык, аннан алты булды. Бүген хуҗалыгыбызда биш сыер, биш бозау һәм өч атыбыз бар.

– Ни өчен нәкъ менә сыерлар тотарга булдыгыз?
– Башта үгез асрарбыз, дип уйлаган идек. Авыл җирлеге җитәкчесе Рәшидә Гаяновна: “Сыер асрагыз. Көн дә акчасы кереп торыр”, – дип киңәш бирде. Дөрес киңәше өчен аңа Аллаһының рәхмәте яусын. Сөтнең бәясе яхшы чакта сөенә-сөенә эшләдек. Хәзер генә бераз кәеф төште.


ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН 20 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Румия СӘЙФУЛЛИНА.