Get Mystery Box with random crypto!

“ПАЛАС ТУКЫП ТАНЫЛЫРМЫН ДИП УЙЛАМАДЫМ' Балтач районының Чутай | Акчарлак газетасы

“ПАЛАС ТУКЫП ТАНЫЛЫРМЫН ДИП УЙЛАМАДЫМ"

Балтач районының Чутай авылына баруымның максаты – Нәҗиповлар гаиләсе белән танышу иде. Гөлзифа апа мине болдырга чыгып каршы алды. Түбәтәен киякия эчке бүлмәдән тормыш иптәше Рәис абый да елмаеп килеп чыкты. Бу арада журналистлар гел өзелми икән үзләреннән. Гаҗәп тә түгел, бүгенге заманда бөтен нәрсәне маши­­­­налар эшләгәндә, кул белән палас тукучының бәһасе – алтын!

– Гөлзифа апа, бу бит безнең әбиләр җәя торган төсле паласлар! Әбиемнең шуларны елгада чайкап, койма башына элеп киптергәннәре искә төште, – дия-дия, диванга тезелгән йомгаклар, паласлар уртасына кереп “кунакладым”.
– Әбием дә шундый паласлар тукыды. Элек өйләр кечкенә... Хәтерлим, бер караватны чыгарып, аның урынына зур станокны кертеп куялар, ә без аның тукыганын карап торабыз. Әнием дә чигә, шулай ук крючок белән тәрәзәгә челтәрләр бәйли иде. Кияүгә чыкканда, бер сандык үзем чиккән әйберләр белән килдем...
ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ 26 АПРЕЛЬДӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 16 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Чулпан ГЫЙРФАНОВА.