Get Mystery Box with random crypto!

Акчарлак газетасы

Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы А
Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы
Канал дареги: @akcharlakgazeta
Категориялар: Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер: 2.03K

Ratings & Reviews

3.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

2

1 stars

0


Акыркы Кабарлар 6

2023-04-06 18:30:41
"ТУГАННАРЫМ МИНЕ ЯРАТМЫЙ" ЯКИ ИЛЬЯРНЫҢ ФАТИРЫ КАЯ КИТКӘН?

Әллә ничә кат укып чыктым Кукмара районы Бурсык-Елга авылыннан килгән, ун биттән торган хатны. Гүзәлия Шәмсетдинова үзенең язмышын, көчләп кияүгә бирүләрен, урлауларын (сәбәпләрен язып тормыйм, бу очракта кирәге юктыр, авыр тәэсир итте), иренең кул күтәрүен, ике арада хисләр булмау сәбәпле, каенанасының да йогынтысы нәтиҗәсендә тормышының барып чыкмавын, яшь чагында унике тапкыр донор булуын, Яшел Үзәннән ниндидер 82 яшьлек бабайны алып кайтып тәрбияләвен язган, бабасын, туганнарын телгә алган. Дөресрәге, туганнарының тетмәсен теткән. Әтисенең Бөек Ватан сугышы инвалиды булуын, улының Чечняда хезмәт итеп тә җимерек йортта яшәвен, фатир алу өчен Кукмара хакимияте башлыгына да, прокурорга да мөрәҗәгать итәргә туры килүен аңлаткан. Оныгының бүген Украинада, махсус хәрби операциядә икәнен җиткергән.

Машинабыз иске, кечкенә генә йорт янына килеп туктады. Май чүлмәге тышыннан билгеле булган кебек, эче дә әллә каян китмәгән.

ДӘВАМЫ
628 views15:30
Ачык / Комментарий
2023-04-06 18:28:55
ЧЕБИЛЕ ҖӘЙ

Видеода - Яшел Үзән районының Бәчек авылында яшәүче Зәфнүнә апа Хөснетдинова.

Видео авторы - Чулпан Гыйрфанова.
624 views15:28
Ачык / Комментарий
2023-04-06 17:02:03
Безнең 13нче санны укыдыгызмы әле? Кызык булганмы?
Ильярның фатиры кая киткән? Бакчадагы туфракның әчелеген тикшерә беләсезме? Яңа машина бәяләре белән кызыксынасызмы, җиңел машинада йөрерлек юлларыгыз бармы?
Без сезнең сорауларга җавап бирәбез, сездән дә җаваплар көтеп калабыз
638 views14:02
Ачык / Комментарий
2023-04-06 16:57:20
Бүген, 10.00 сәгатьтән 12.00гә кадәр cезне Чулпан ГЫЙРФАНОВА тыңлады.
“Зарлы телефон” номеры: (843) 562-11-56.

Хөрмәтле укучыларыбыз!
Зарларыгызны, сорауларыгызны, тәкъдимнәрегезне смс белән, шулай ук фото, аудио яки видеохәбәр итеп безнең Ватсапка да җибәрергә була. Номеры: 8 987-295-17-31
Кызыклы фото, видеолар булса, телеграммыбызга куя алабыз.
635 views13:57
Ачык / Комментарий
2023-04-06 09:45:33
Минтимер Шәрип улы, әҗәл биюе һәм юбиляр шигыре! Тамашачы Равил Шәрәфиевның бәйрәм кичәсеннән шундый видеолар белән бүлешә.
678 views06:45
Ачык / Комментарий
2023-04-05 18:58:12
Бүген Камал театры актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил ага Шәрәфиевка 85 яшь тулды! Юбилее белән котлыйбыз!
403 views15:58
Ачык / Комментарий
2023-04-05 18:49:55 КИҢӘШ СОРЫЙЛАР

“Фатирда кандала чыкты. Агулаучы егетләрне дүрт мәртәбә чакырдык, ике диван белән бер зур матрасны чүплеккә аттык. Барыбер берничек бетерә алмыйбыз шуларны. Кимегән кебек булалар да, тагын үрчиләр. Кандаладан ничек котылырга икән? Элек аңа каршы нинди чаралар кулланганнар, исегездә түгелме? Мондый проблема белән очрашучылар булса, киңәш бирсеннәр иде”.
418 views15:49
Ачык / Комментарий
2023-04-04 20:29:35
Әтнә районы Казак Үртәме авылына юл төшә башлаган. Яңгыр яуганчы йөреп торырлык була. Мондагы халык гомер буе шушы юлсызлыктан тилмерә.
#акчарлакгазетасы #АльбинаГайнуллина #командировка
616 views17:29
Ачык / Комментарий
2023-04-04 20:28:55
612 views17:28
Ачык / Комментарий
2023-04-04 16:03:20
Ришат Әмировны Казанга хыяллары алып килгән. Үзе Башкортстанан. 20 ел татар теле укыткан. Бәйрәмнәр дә алып барам, мөрәҗәгать итсеннәр, ди.Хыялы турында һәм түбәндәге сорауларга җавапны газеттан укырсыз.
-Урамда чыгыш ясарга читенсенмиме?
-Хатыны бу шөгыленә ни ди?
-Көнгә ничә сум акча эшли?
656 viewsedited  13:03
Ачык / Комментарий