Get Mystery Box with random crypto!

Акчарлак газетасы

Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы А
Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы
Канал дареги: @akcharlakgazeta
Категориялар: Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер: 2.03K

Ratings & Reviews

3.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

2

1 stars

0


Акыркы Кабарлар 5

2023-04-13 19:18:06
Сез концертларга йөрисезме?

Сәхнәгә чәчәк, бүләк чыгаручы тамашачыларның озаклап нидер сөйләвен, артист белән сөйләшеп торуын, төшеп китә алмыйча, өч-дүрт тапкыр кочаклашуын ничек кабул итәсез? Моңа игътибар итәсезме?
413 views16:18
Ачык / Комментарий
2023-04-12 10:10:23
"ӨЙГӘ КАЙТКАЧ, ХАЛЫК БИРГӘН АКЧАЛАРГА ДОГА КЫЛАМ"

“Тукай мәйданы” метросына кергәндә күзем төште аңа. Йөзе көләч, үзе
моңлы итеп баянда уйный. Җир асты юлларында үзешчән музыкантлар еш концерт куя, әмма берсенә дә сүз катканым юк иде. Ришат Әмиров
ничектер үзенә тартты. “Интервью бирәсезме?” – дим. Каршы килмәде.
“Акчарлак”тан икәнемне әйткәч, шунда ук Габдерәхимне искә төшерде.

– Һөнәрегез буенча сез кем? – дим.
– Татар теле укытучысы. Башкорт дәүләт университетын тәмамладым.
– Ә-ә, сез күршедән килдегезмени? Казанга нинди җилләр ташлады?
– Хыял алып килде. Мин җырлар язам. Бер җырга 12 меңлек аранжировка да ясаттым. Хыялым – иҗат җимешемне “Болгар” радиосына биреп карау. Белмим, алырлармы, юкмы. Туган көннәр, юбилейлар үткәрәм. Казанда иҗат буенча мөмкинлекләр күбрәк, шуңа монда килдем. Мәдәният институтында сак хезмәтендә дә эшләдем.
– Гаиләгез бармы?
– Кызым, улым бар, алар Башкортстанда.
– Хатыныгыз?
ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 14 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Нәзилә ХУҖИНА.
662 views07:10
Ачык / Комментарий
2023-04-12 08:08:23
Җырчы Резеда Шәрәфиева кырмыскаларга каршы көрәшүнең бер ысулын уйлап тапкан.
Ә сез кырмыскаларны нишләтәсез?
681 views05:08
Ачык / Комментарий
2023-04-11 20:40:08
МИЛӘҮШӘ ФӘЙЗРАХМАНОВА: “КЫЗЫМ ҖИДЕ ЯШЕНӘ КАДӘР АВЫЛДА ҮСТЕ”

“Әкият” курчак театрында никтер сирәк булабыз. Шул хатаны төзәтеп,
бер ай эчендә ике спектакль карап, Миләүшә ханым Фәйзрахманова белән әңгәмә корып кайттым. Татарча сөйләшкән тавык, җәнлекләрне тагын кайда очратасың? “Әлдермештән Әлмәндәр” дә сагындырган. Ләкин иң кызыксындырганы – 35 ел гомерен шушы театрга багышлаган актриса язмышы, әлбәттә.
– Сез исемне соңлап кына алдыгыз ахры?
– Утыз ел эшләгәч кенә алдым. Бик обидно булды. Әти-әнием дә үлгән иде. Исән чакларында сөенеп, горурланып кала алмадылар. Андый бүләкләр яшь чакта кирәк икән.

– Кияүгә дә соң гына чыккансыз ахры?
– Әйе, 33 яшемдә генә. Ирем белән өч ел тордык та аерылыштык. Гомер итә торган кеше булмады. Күз алдына китерәсеңме, кызга бер тиен алимент түләмәде. Бер шоколад та алып биргән кеше түгел.

– Икенче тапкыр гаилә корасы килмәдеме, куркыттымы?
– Андый теләк юк. Мин ялгыз түгел...

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 14 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.
726 viewsedited  17:40
Ачык / Комментарий
2023-04-11 16:21:57
"Һәр корал урынында рәсеме дә бар", - диләр осталар. Әйбер урынында булмаса, табарга җайлы икән. Сездә дә шулаймы ул?!
Биектау районы Битаман авылыннан әтиле-уллы педагоглар, балта осталары Нияз абый һәм Илдар Маликовлар остаханәсендә.

#акчарлакгазетасы
#АльбинаГайнуллина #командировка
726 viewsedited  13:21
Ачык / Комментарий
2023-04-11 10:06:48
Хәзер авылларда да күп өйләргә су кертелгән ә менә насос кулланмыйча гына, үз кулларың белән әйләндереп, су ала торга коелар күпме икән хәзер? Сезнең авыл урамнарында кое бармы?)
755 viewsedited  07:06
Ачык / Комментарий
2023-04-11 09:48:34
Радик Гыйльмановтан иртәнге сәлам сезгә

Биектау районы Татар Урматы авылы.
768 views06:48
Ачык / Комментарий
2023-04-07 18:47:33
"ЯРАТСАҢ, ЧЫК КИЯҮГӘ!"

Кукмараның Село-Чура авылы­на килгәч, Степановлар гаиләсе белән таныштым. Петр дәдәй бе­лән Вәсилә ханым 45 ел буе гаилә­­дә генә түгел, хезмәттә дә бер-­-­берсенә юлдаш. Икесе дә укытучы, ике­сенең дә “Мәгарифтәге казаныш­лары өчен” дигән күкрәк билге­ләре бар. Вәсилә ханым 38 ел ма­тематика укытып, лаеклы ялга чыккан. Ул мәктәптә 8 ел тәр­­бия эш­ләре буенча директор урынба­сары да булып эшләгән әле.
Ке­рәшен ансамблен оештыру­да аның өлеше зур. Петр дәдәй әле дә яраткан эшендә икән – балаларга тарих фәне укыта. Инде укытучы булып эшли башлаганына да 45 елдан артык вакыт узган.

– Керәшен егете белән гаилә коруны якыннарыгыз ничек кабул итте, Вәсилә ханым?
– Ул елларда бу кадәр игътибар бирелми иде. Әти: “Үзеңә ошаса, яратсаң, чык кияүгә!” – диде. Петрны ныграк та яраттылар әле. Сарыкларны да аңа гына чалдыралар иде. Бик чиста, пөхтә, һәр эшен җиренә җиткереп эшли бит.

ЯЗМА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 5 АПРЕЛЬДӘ ЧЫККАН ЯҢА 13 САНЫНДА БАСЫЛДЫ.
Автор - Чулпан ГЫЙРФАНОВА.
424 views15:47
Ачык / Комментарий
2023-04-07 18:45:57
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА: "ЯЛГЫШКАНМЫН ИКӘН, СӘБӘБЕН АҢЛЫЙМ"

– Ирең Фидан кайсы яктан? Әти-әниләре исән-саулармы?
– Фиданның әнисенә быел 80 тула. Әтисе егерме ел элек гүр иясе булган. Мин аны күрми калдым. Бик ихтирамлы, хөрмәткә лаек кеше булган. Фидан үзе Арча районы Каргалы дигән авылдан. Җәй көне генә кереп була торган, матур авыл. Хәзер Арча килене инде мин.

– Олы улың Солтанга ничә яшь хәзер?
– Май аенда җиде тула. Укырга керәбез быел.

– Шәхси йортта яшисезме?
– Әйе, әти-әниләр белән безнең арада ике генә йорт. Алар ел саен
“быел азрак утыртабыз” диләр дә, гадәттәгечә утырталар. Балалар да күбрәк аларда дияргә була. Оныклары өчен җаннарын бирергә әзер.

– Концертлар күпме?
– Утызар көн гастрольләрдә йөрмибез анысы. Банкетлар белән күп дигәндә ун көнгә тула.

– Чулпан, синдә кирелек, бунтарьлык бармы?
– Юк. Ләкин мин нәрсәнедер дөрес дип ышанам, беләм икән, шулай эшлим. Максатыма ирешер өчен бар көчемә тырышам.

ЯЗМА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 5 АПРЕЛЬДӘ ЧЫККАН 13 САНЫНДА БАСЫЛДЫ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.
421 views15:45
Ачык / Комментарий
2023-04-06 18:31:04 Тәртипсез рәвештә эленгән-салынган әйберләр арасыннан өстәл артында туңган ит кисеп утыручы Гүзәлияне көчкә эзләп таптым. Мине күргәч, керфеге дә селкенмәде. Аның каравы, икенче бүлмәдә гомер кичерүче сарык бәтие яткан җиреннән – салам өстеннән сикереп торып, нечкә генә аваз чыгарып, сәлам бирде. Корбанга чалачаклар, шуңа әзерләнеп ятуы, тырышып үсүе икән.
– Нишләп бәти монда яши? – дим Гүзәлиягә.
– Абзар юк бит, урамда катып үлә, – ди ул.
Гүзәлия әйтүенчә, әлеге йорт 1960 елда салынган. Аны Сәрдәвеч авылыннан алып килеп, Бурсык-Елгада икенче гомер биргәннәр. Газ кермәгән. Бүрәнәләр арасында ярыклар барлыкка килгән, почмаклары тузган. Дөрес, тәрәзәләрен алыштырып куйганнар, шул йортка ямь биреп тора.

...1982 елгы улы Ильяр бер ел да җиде ай Чечняда, ут астында булып, яраланып туган йортның ишеген ачкан. Әле дә бер кыйпылчык Чечняны исенә төшереп, тәнен сызлатып тора икән.

Ләкин ничек кенә сөйләшүне шушы агымга кертергә тырышсам да, Гүзәлия һаман йөгәнне кулымнан алып, үткәннәргә алып китә:
– Мине туганнарым яратмый. Югыйсә, кечкенәдән эшләп үстем. Әнием бар эшкә дә өйрәтте. Иртүк торып сыер саудым, көтү озаттым, сепаратор аерттым, кош-кортларны карадым, көянтәләп су ташып, җиләк-җимеш, яшелчә үстердем. Кияүгә алып киткәндә булачак иремнән качып салам өеменә кереп утырдым, ә ул мине сәнәк белән төртеп эзләде. 16 яшьлек кыз идем, нәрсә эшли алам соң? Алты бала идек, ике апам үлде. Ләкин туганнар мине ашка да, туйга да чакырмый. Бер абыйның иремә “син аны кыйнап үтер” дигәнен ишеттем, – ди ул...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ, 5 АПРЕЛЬДӘ ЧЫККАН ЯҢА 13 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Эльмира ФЛҮН.
636 views15:31
Ачык / Комментарий