Get Mystery Box with random crypto!

РИФАТ ЗАРИПОВ: 'ХАТЫН БУ ТОРМЫШНЫ ҮЗЕ САЙЛАДЫ' Рифат Зарипов | Акчарлак газетасы

РИФАТ ЗАРИПОВ: "ХАТЫН БУ ТОРМЫШНЫ ҮЗЕ САЙЛАДЫ"

Рифат Зарипов “Акчарлак”та соңгы тапкыр Габдерәхим исән чакта булган иде. Бу юлы кызлар белән җыелышып, кунакка, төрле темаларга фикер алышырга чакырдык үзен. Балыктан кайткан көнне килде. Таңга кадәр утырганнар. Эләкмәгән.

– Син нинди машинада йөрисең, Рифат?
– Ак.

– Ә Диләрә?
– Аның да правасы бар. Минем “Лексус”та йөрергә өйрәнеп килә иде, үзенә машина алырга куштым әле.

– Диләрәгә хәзер машинага акча эшләргә кирәк буламы?
– Анысын гына җайларбыз инде. Мин болай да гел җырлап йөрим, ул рульгә утыргач бөтенләй контрольне югалта башладым, кычкырып-кычкырып җырлап җибәрәм. Пассажир урынында тормоз, газ педальләрен эзли башлыйм.

– Диләрә хәзер кайсы өлкәдә, кайда эшли?
– Өйдә эшли.

– Биюен ташлаганга үкенмиме соң?
– Башта булды инде, елаплар бетте. Гастрольдә йөрисе, биисе килә, дип әйтә иде. Ислам тугач бераз басылды. Аның әле дә һөнәренә кире кайту
теләге бар. Ләкин ул да гастрольгә чыгып китсә, баланы, өйне кем карый?


ДӘВАМЫ