Get Mystery Box with random crypto!

ЯҢА ЭЛЕКТР ЧӘЙНЕГЕНДӘГЕ ПЛАСТМАССА ИСЕН НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ? ( КИҢ | Акчарлак газетасы

ЯҢА ЭЛЕКТР ЧӘЙНЕГЕНДӘГЕ ПЛАСТМАССА ИСЕН НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
( КИҢӘШНЕ ҮЗЕГЕЗГӘ АЛЫРГА ОНЫТМАГАЗ, КИРӘГЕ ЧЫГАР)

Яңа чәйнек сатып алучылар мондый хәл белән еш очраша. Чәйнекнең
яраклылык вакытын һәм тышкы кыяфәтен яхшырту өчен кулланылган буяу һәм пластификатор исе су кайнаткан саен көчәя генә һәм суның тәменә дә тәэсир итә. Моны булдырмас өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

1. Чәйнеккә су салганнан соң, 3-4 лимон сыгыгыз. Кайнатып чыгарганнан соң әлеге эремәне 12-15 сәгатькә калдырыгыз. Аннан соң тагын бер кат кайнатып түгегез.
2. Беренчесенә охшаш ысул. Ләкин лимон урынына лимон кислотасы кулланырга була. Ике төргәк лимон кислотасын кайнатып, 12 сәгать тондырырга.
3. Оксидлаштыручы итеп уксус яки уксус эссенциясе алына. Сулы чәйнеккә 100 грамм 9 %лы уксус яки ике аш кашыгы 70 %лы уксус эссенциясе салына. Мондый сулы чәйнекне берничә тапкыр кайнатып түгәргә кирәк.
4. Аш тозы да пластмасса исен бетерә. Яңа чәйнеккә өч аш кашыгы тоз салып кайнатсагыз, зәһәр ис юкка чыгар. Ә тозлы суга бер төргәк лимон кислотасы да салсагыз, чәйнегегез юшкынга бирешмәс.

"КИҢӘШ БАЗАРЫ"
"Акчарлак"ның 19 апрельдә чыккан 15 саныннан алынды.