Get Mystery Box with random crypto!

Акчарлак газетасы

Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы А
Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы
Канал дареги: @akcharlakgazeta
Категориялар: Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер: 2.03K

Ratings & Reviews

3.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

2

1 stars

0


Акыркы Кабарлар 4

2023-04-19 13:29:03
"КҮРШЕЛӘР НИ УЙЛАР, ДИП СУЗАЛАР ДА, КАНДАЛА БӨТЕН ФАТИРЫН БАСА"

Казанда яшәүче Вадим Голосов – бик үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул таракан, кандала, черки, кырмыска, талпан, тычкан агулау белән шөгыльләнә. Фатирларга да йөри, дәрәҗәле рестораннар белән дә эшли. Вадим белән әлеге четерекле хезмәте турында сөйләштек.

– Бөҗәкләр агулый башлавыма берничә ел, бу юнәлештә махсус белем алдым, – ди ул. – Аннары шәхси эшмәкәр буларак теркәлдем, бүген командамда 3-4 кеше бар. Әлеге хезмәткә ихтыяҗ зур, үзара конкуренция дә шактый.

– Вадим, бүген шулай җиңел генә черкидән котылып буламыни?
– Без килеп киткәннән соң бер черки дә булмаячак дигән сүз түгел инде. Шулай да, элеккечә үрчемәячәкләр. Черкиләрне бетерү өчен ял базаларына, санаторийларга, паркларга еш чакыралар.

– Фатирларда нинди бөҗәкләр күбрәк очрый?
– Таракан, кандала, кызыл кырмыска..

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 15 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
705 viewsedited  10:29
Ачык / Комментарий
2023-04-19 13:28:17
ҮСӘ АЛМЫЙ УТЫРСАЛАР...
( КИҢӘШНЕ ҮЗЕГЕЗГӘ САКЛАРГА ОНЫТМАГЫЗ, КИРӘГЕ ЧЫГАР)

Үсентеләр көйсезләнеп, үсә алмый утырса, менә бу табигый ашлама белән туендырырга кирәк. 3 литр җылы суга 100 гр юеш чүпрә, 4-5 кашык шикәр комы салып җылы урынга әчетергә куегыз. Бер тәүлектән 6 литр суга 1 литр әчегәнен кушып, үсемлекләрнең төпләренә сибегез. Үсентеләр күзгә күренеп ныгып китәчәк. Ике атнадан кабатларга мөмкин.

Һәвәскәр бакчачы Рәмзия ханым Әхмәдуллина киңәше.
645 views10:28
Ачык / Комментарий
2023-04-19 13:27:43
Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина әти-әниләре янәшәсендә
632 views10:27
Ачык / Комментарий
2023-04-19 13:27:03
ИКЕ КӨН КАЛДЫ, ДУСЛАР!
Хикәяләр, гыйбрәтле хатлар, кеше язмышлары турында укырга яратсагыз, без сезне үзебезнең укучыларыбыз рәтендә көтеп калабыз!

20 АПРЕЛЬГӘ КАДӘР “Язмышлар чатында” газетасына 2023 елның икенче яртыеллыгына арзан бәядән языла аласыз.

Алты айга язылу бәясе – 315 СУМ (башка вакытта – 351 сум булачак). Татарстан һәм Россиянең барлык төбәкләрендә язылып була.
ИНТЕРНЕТ АША ЯЗЫЛУ: https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F%…

ИНДЕКСЫ: ПМ665
Әлеге мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!
651 views10:27
Ачык / Комментарий
2023-04-19 13:26:16 29 авария кичереп тә, исән калган кеше бит мин. Сиксәнгә кадәр барып җитәрмен дип уйлыйм.

– Хатыныгыз белән аерылышкансыз икән. Нәрсә булды?
– Ул турыда сөйләшәсем килми, Румия. Аннан кызларым үпкәли,
мөнәсәбәтләрне бозасым килми. Ике кызым белән дә аралар яхшы, мин аларны яратам, алар мине. Әле кичә генә кызларым белән ике онык ялларга минем янга, авылга кайтып киттеләр...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 15 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Румия СӘЙФУЛЛИНА.
635 views10:26
Ачык / Комментарий
2023-04-19 13:26:07
РИНАТ РАХМАТУЛЛИН: "СИКСӘН ЯШЕҢДӘ МАНАРАДАН АЗАН ӘЙТӘЧӘКСЕҢ, ДИДЕЛӘР"

Ринат Рахматуллинны җиңел генә туры китерәм димә. Йә Мәскәүгә, йә Түбән Новгородка барган чагына эләгәм. Ниһаять, күрешергә вакыт табылды.

– Ни эшләр бетерәсез, Ринат абый?
– Мәскәүдән дискотекадан кайтып килүем. Гел юлда инде. 52 яшьтә булсам да, яшьләр янына, дискотекаларга чакыралар.

– Тормышыгызда буталчыклар булып алды бугай. Хәзер бераз җайланып киттеме?
– Гөлсинә исемле апага йөрим. Барлык каналларым ябылган булган: гаилә, иҗат, эш белән бәйлеләре дә. Гөлсинә апа “ачты” мине, хәзер барысы да яхшы. Ул өшкергәннән соң тормышымда күп үзгәрешләр булды, эшләрем җайланды. Бар яклап бикләп куйган булганнар мине. Хәзер эшем дә алга китте, заказлар күп. Аллаһ күпсенә күрмәсен.

– Үзегез дога укыйсызмы, Ринат абый?
– Намаз укымыйм, ә менә юлга чыкканда, эш башлаганда догаларымны, бисмилламны укып тотынам. Болгардагы өшкерүче Хәтимә апа да: “80 яшеңдә манарадан азан әйтәчәксең”, – диде. Амин, шулай булсын!

ДӘВАМЫ
645 views10:26
Ачык / Комментарий
2023-04-19 12:20:51
19 апрель саны да әзер! Ринат Рахматуллин яңгыр яудыра торган җыр башкарса, тагын бер дистә ел кушылып җырлар идек, шулаймы?!
Электрон повесткалар да гамәлгә керде, җәмәгать. "Кинога ышанып, халыкта ялгыш фикер туа", - диләр тикшерүчеләр. Ә менә фермерларның күңеле төшә, эшләргә теләкләре дә калмый икән. Ышанмасагыз, 15 санны укыгыз. Әле анда мендәрне кыйнау файдасы, кандала, таракан белән көрәшү ысуллары да язылган
656 views09:20
Ачык / Комментарий
2023-04-18 12:11:48
КАДЕРЛЕ ДУСЛАР!
20 апрельдә язылу декадасы тәмамлана. Аңа кадәр “АКЧАРЛАК” һәм редакциядә чыгучы айлык газеталарга 2023 елның икенче яртыеллыгына АРЗАНРАК бәядән языла аласыз.

“Акчарлак”ка алты айга язылу бәясе – 810 сум.
Башка вакытта – 919 сум 62 тиен булачак.

Индексларыбыз:
П2497 – “АКЧАРЛАК”
П3304 – “АКЧАРЛАК-АТНАКИЧ” (Россия төбәкләрендә таратылучы “Акчарлак”.)
Интернет аша язылу: https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2…

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

РЕДАКЦИЯДӘ ЧЫГУЧЫ БАШКА ГАЗЕТАЛАРЫБЫЗНЫҢ “ПОЧТА РОССИИ” КАТАЛОГЫНДА ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЛАРЫ:

П2512 – “АВЫРМАС ӨЧЕН 101 КИҢӘШ”
ПМ665 – “ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА”
П2515 – “АКЧАРЛАК СКАНВОРДЫ”
П2516 – “БҮЛӘКЛЕ СКАНВОРД”
П0175 – “ГАБДЕЛФӘТ СКАНВОРДЛАРЫ”
1.1K views09:11
Ачык / Комментарий
2023-04-17 21:58:18 Шуңа күрә, гаилә корып җибәргәч тә, авыл җирендә нинди эш бар – берсеннән дә чирканмадылар, һәркайсына күңел биреп, ашкынып тотындылар, көчләрен кызганмыйча, хезмәт куйдылар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә икесе дә тырыш, эш сөючән, дәрәҗәле шәхесләр буларак авылдашларының ихтирамын яулады. Борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән үрелеп, еллар арты еллар үтте, бер-бер артлы өч кызлары туды. Аларны кешедән ким-хур итмик, җитеш, матур тормышта үссеннәр дип тырыштылар. Каенанасын да, күркәм итеп тәрбияләп, бакыйлыкка озатты Разыя. Рәхмәт әйтеп, бәхилләшеп китте
бахыр, бик олы җанлы, акыллы карчык иде.

Тырыш гаилә булды Наил – Разыя гаиләсе. Колхозда акча бирми торган, хезмәт хакын ризыклата түләү гадәткә кергән чорлар, балаларны кеше итәргә кирәк, чарасызлыктан эшмәкәрлеккә кереп китте алар. Сагыз сатудан башлап, күрше-тирә авылларда берничә шәхси кибет ачуга кадәр барып җиттеләр. Халык аларның булдыклылыгына, тырышлыгына инанды. Менә бит, булдыралар! Дөрес, көнләшеп караучылары да юк түгел иде.
Авылда кызык бит ул, бер башында “әптчи” итсәләр, икенче башыннан “ярхамикалла!” дип куялар! Кыскасы, халык авызын кулъяулык белән каплап булмый диләрме әле?

Инде ике кызларын олы тормыш юлына озатып, кече кызларының да
мәктәп тәмамлаган еллары. “Наил авылның икенче башында яши торган бер йөремсәк хатын белән чуала”, – дигән хәбәр килеп иреште Разыяга. Ул башта әлеге хәбәргә ышанмады. “Ялгандыр, кеше ни сөйләмәс, көнләшеп әйтәләрдер, тормыш йөген бергәләп тарткан яры мондый хыянәткә бармас”, – дип уйлады ул. Әмма бу хәбәр дөрес булып чыкты. Әле, алай гына да түгел, теге хатын Наилдән бала көтә икән. Наилне ачык сөйләшүгә чакырып карады Разыя – барып чыкмады, шома ир җаваптан бик оста кача иде: “Сине генә яратам!” Шуның белән бетте-китте!

Тешен кысып түзде Разыя. Тавыш чыгарып йөрмәде, үзен ямьсезләмәде, йөремсәк хатын янына барып, чәченә дә ябышмады. Бары тик үз-үзенә бикләнде, бөтен барлыгы белән, тагын да ныграк эшкә чумды. Берничә айдан көндәше тап-таза малай алып кайтты. Наил аны – Шамилне үз фамилиясенә яздырды...

ДӘВАМЫ РЕДАКЦИЯБЕЗДӘ ЧЫГУЧЫ "ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА" ГАЗЕТАСЫНДА.
Автор - Ландыш Тимерова.

Кадерле дуслар!
Хикәяләр, гыйбрәтле хатлар, кеше язмышлары турында укырга яратсагыз, без сезне үзебезнең укучыларыбыз рәтендә көтеп калабыз!

10-20 АПРЕЛЬ көннәрендә “Язмышлар чатында” газетасына 2023 елның икенче яртыеллыгына арзан бәядән языла аласыз.
Алты айга язылу бәясе – 315 СУМ (башка вакытта – 351 сум булачак).

Әлеге мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!
Татарстан һәм Россиянең барлык төбәкләрендә язылып була.

ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЫ: ПМ665
1.1K views18:58
Ачык / Комментарий
2023-04-17 21:57:43
АВЫЛДА АНЫ "ИКЕ ХАТЫНЛЫ НАИЛ" ДИП ЙӨРТТЕЛӘР

Парлы гомернең юлларын башлап кына җибәргән елларда борчуларын сөйләгәч: “Тормыш арбасы берәүнеке дә буш түгел. Сабыр бул, түз!” – диде аңа әнисе, зарланырга ирек куймады. “Теләп бардың кияүгә, төшкән җиреңдә таш бул!” – дип тә өстәгән иде. “Үзем сайлаган картам, тешли-тешли тартам”, – диярлек булды аның тормыш юлы. Теш белән дә, эш белән дә ябышты Разыя тормышка.

Алар Наил белән бер-берсен яратып, мәктәпне тәмамлау белән кавышып куйдылар. Башка сыйныфташлары ничек тә шәһәргә китәргә дип ашкынганда, икесе дә югары белем алам, калага китәм, дөнья күрәм дип хыялланмадылар да. Авыл тормышы аларны тулаем үзенә чолгап алган иде. Киләчәкләрен күзаллау да туган җир белән бәйле булып, бәхетләренең нигезләре генә түгел, төбе-тамыры да авыллары белән бәйле иде аларның һәм бу – икесе өчен бердәнбер хакыйкать булды.

ДӘВАМЫ
795 views18:57
Ачык / Комментарий