Get Mystery Box with random crypto!

Акчарлак газетасы

Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы А
Telegram каналынын логотиби akcharlakgazeta — Акчарлак газетасы
Канал дареги: @akcharlakgazeta
Категориялар: Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер: 2.03K

Ratings & Reviews

3.00

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

0

3 stars

0

2 stars

2

1 stars

0


Акыркы Кабарлар 10

2023-03-22 20:53:02
"АВЫР БУЛСА ДА, РӘХӘТ ИДЕ УЛ ЧОРЛАР"

Лаеш районы Пәрәү авылында яшәүче Гөлсинә апа Ибраһимова белән таныштырасым килә сезне. Сабыр, ачык күңелле кешенең үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге була бит аның. Ниндидер сихри магнит. Гөлсинә апага 73 яшь, гомер буе терлекче булып эшләгән. Пенсиягә 60 яшендә генә чыккан. “Аллага шөкер, намаз укыгангадыр инде, саулыгым яхшы”, – ди.
– Яшь чакта сәламәтлекне кайгыртырга мөмкинлек булдымы? – дигәч көлеп куйды.
– Ел дәвамында 360 көнне дә эшләп бардым. Декрет ялы ике ай гына иде. Отпусклар да алмадык. Шуннан чамала инде, үзеңне кайгырту ничек булганын. Сигезне тәмамлагач, классташларым укырга китте, мин укымадым. Яшелчә бакчасына эшкә кердем. Бер елдан сарык фермасына куйдылар. Анда баштарак су җылыту эшендә булдым, соңрак сарык карарга куштылар. “Яшьләр сыер сава, мин әбиләр кебек сарык карап утырыйммы?” – дип бераздан сыер саварга күчтем. Пенсиягә кадәр ферма эшеннән бушамадым.

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.
756 viewsedited  17:53
Ачык / Комментарий
2023-03-22 20:49:28
ХУШ КИЛӘСЕҢ, РАМАЗАН!

Кадерле дин кардәшләребез!
Иртәгә, 23 мартта, һәммәбез өчен көтеп алынган Рамазан ае башлана. “Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса һәм аның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, аңа мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле)”, – диелә хәдистә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Ураза ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишеге ябыла, шайтанга вә аның хезмәтчеләренә богау салына”, – ди. Изге Рамазан ураза тоту вакыты гына түгел, рухи чистарыну, үткән тормышка нәтиҗә ясау, игелекләр кылу ае да. Рамазан ае мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә барыбызга да сәламәтлек, көч, сабырлык насыйп итсен, иманыбызны ныгытсын иде. Тоткан уразаларыбыз, кылган изгелекләребез, дога-теләкләребез кабул булсын, илебездә тынычлык урнашсын иде. Әмиин.
738 views17:49
Ачык / Комментарий
2023-03-22 16:15:47
"Акчарлак" газетасының 11 саны да әзер Каршы алыгыз, укыгач, кайтавазлар җибәрергә, комментарийлар язарга онытмагыз
#акчарлакгазетасы #анонс #яңасан
774 viewsedited  13:15
Ачык / Комментарий
2023-03-21 14:11:27
Вадим Захаровның әнисе вафат... Җырчының авыр кайгысын уртаклашабыз
856 views11:11
Ачык / Комментарий
2023-03-21 13:11:12
КӘРЗИН ҮРҮЧЕ АЛЬБИНА: "ЯЗ ҖИТҮГӘ СЕЗОН БАШЛАНА"

Эшлегә көн җитми, эшсез­­гә көн үтми, ди. Казан кызы, өч малай әнисе Альбина Нәҗмиева да декрет ялында тик утыра алмаган, кәрзиннәр, гөл чүлмәкләре үрә башлаган. Судта бухгалтер булып эшләүче 35 яшьлек Альбина яшүсмер чактагы иҗади хыялларын шушы эшләре аша чагылдыра.

– Кәрзин, гөл савытлары үрү белән ничә ел мавыгасың, Альбина?
– Дүрт. Кул эшләрен күптән тотам. Башта энә, крючок ярдәмендә
бәйләдем. Оекбаштан алып, “джут”тан кәрзиннәр үрүгә кадәр барып җиттем. Интернетта ротанг дигән материалдан эшләнгән кашпо (гөл савытлары) күреп, шуның белән кызыксынып киттем. Эзләнә торгач бер шәһәрдә ротанг табып, беренче гөл савытымны үрдем. Эше авыр булса да, үрү процессы кызык.

– Үргән вакытта кулларны авырттырамы?
– Кулга перчатка киям. Кулны тырнамаса да, материалы каты, үрүе дә авыр. Баштагы вакытларда кулларым бик авырта иде...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Румия СӘЙФУЛЛИНА.
845 views10:11
Ачык / Комментарий
2023-03-21 13:03:56
ТАТАР ЕГЕТЕ АФРИКАДАН ХАТЫН АЛЫП КАЙТТЫ: "КӘЛӘШ ӨЧЕН 260 МЕҢ СОРАДЫЛАР, АРТЫК ӘРСЕЗЛӘНМӘГЕЗ, ДИДЕМ"

Пермь өлкәсендәге Седяш дигән татар авылында туып-үскән Марат Дәүлиевнең Африка кызларына булган мәхәббәте турында язганыбыз бар иде.

Кара тәнле кыз белән беренче никахы уңышлы булмады аның. Кыз ул вакытта Россиядә укый иде, укуы тәмамлангач, туган ягына кайтып китте. Марат хатыны артыннан Африкага да барып карады. Әмма кызның аңа булган хисләре суынып, парлары очып беткән булып чыкты. Егет бирешә торганнардан түгел. Төркиядә эретеп-ябыштыручы булып эшләп алганнан соң, бәхетен эзләп, кабат Африка якларына китеп барды. Һәм тапты! Кызның исеме – Нгамбо. Замбиядә туган. Марат белән танышкач, ислам динен кабул иткән. Башлангыч сыйныф укытучысына укыган, укуын тәмамларга бер елы гына калган булган.

Бу егеткә беткәнмени үзебезнең кызлар, диярсез инде. Әйдәгез, әлеге сорауны Маратның үзенә бирик.

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Нәзилә ХУҖИНА.
803 views10:03
Ачык / Комментарий
2023-03-20 18:55:28 Надежда Колесниковаларда очрашырга сүз куештык. Чөнки Вадим “фатирым җыештырылмаган” дип үзендә күрешүдән баш тартты. Әлфия Сафина да биредә. Озак та үтми, ишек төймәсенә бастылар. Өрәккә охшаган бик тә ябык ир күрергә әзерләнеп беткән идем инде, ишектән бераз бөкрәебрәк, кем әйтмешли, “ничава” гына кыяфәтле кеше килеп керде.
Чишенергә, аяк киемен салырга теләмәде бугай, Надежданың чип-чиста
итеп юылган идәненнән ботинкасы белән түр бүлмәгә үтте. Надежда исә “сиңа болай да ярый” дип, диванына утыртты. Вадим башындагы бүреген тагын да батырыбрак киеп, сорауларыма җавап бирә башлады.

Вадим күп сөйләшергә яратмый. Әнисе үлеменнән соң менә шундый аяныч көнгә калган ул. Югыйсә, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлаган. Кулына диплом алгач, Казанның 111нче мәктәбендә өч еллап тарих укыткан...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 22 МАРТТА ЧЫГАЧАК ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Эльмира ФЛҮН.
466 views15:55
Ачык / Комментарий
2023-03-20 18:55:21
“ЭШ ТАБА АЛМЫЙ, ГАЗЫН, УТЫН ӨЗДЕЛӘР, КАЙНАГАН СУ СОРАП ЙӨРИ"

Казанның Меридиан урамында гомер кичерүче Надежда Колесникова
редакциягә шалтыратып, күрше подъездда яшәүче 55 яшьлек ир – Вадим Фәйзуллинга ярдәм итүебезне үтенде. “Эш таба алмый, беркаян бер тиен акча керми, шунлыктан фатирына да түләми, бурычы 200 меңнән артып китте инде. Газын, утын өзделәр, хәзер термос тотып, кайнаган су сорап йөри”, – диде ул. “Нишләп эш таба алмый?” – дигән соравыма: “Аның кыяфәтен күргәч, барысын да аңларсыз. Бик тә ябык ул, бәлки шуңа алмыйлардыр”, – дип җавап бирде. Вадимның язмышы өчен Надеждадан тыш, шул ук йортта яшәүче Әлфия Сафина да ут йота. Алар икесе дә медицина өлкәсендә эшләп пенсиягә чыккан, икесе дә шәфкать туташы булып хезмәт куйган. Ни генә дисәң дә, кешенең һөнәре үз-үзен тотышында, фикерләвендә, кешеләргә булган мөнәсәбәтендә чагыла. Сәламәтлек сагында торган әлеге хатын-кызлар да ачтан интегеп яшәгән Вадим проблемасына битараф кала алмаган.

ДӘВАМЫ
466 views15:55
Ачык / Комментарий
2023-03-20 18:46:26
ИЛНАТ ФӘРХУЛЛИН: "ИСӘН ЧАГЫНДА ӘНИГӘ РӘХӘТ КҮРСӘТЕРГӘ ИДЕ"

Әңгәмәне "Акчарлак"ның 22 мартта чыгачак яңа 11 саныннан укыгыз.
Видео авторы - Нәзилә ХУҖИНА.
464 views15:46
Ачык / Комментарий
2023-03-20 14:01:54
Менә шундый бииик иске Коръән китабы бар. 20 гасыр башында чыгарылган. Кайбер битләрендә гарәп, латиница хәрефләре белән көндәлек шикелле язмалар да шәйләнә. Күп кенә татар гаиләләрендә шундый иске китаплар саклана торгандыр... Мондый китапны нишләтергә икән? Реставрация ясату кыйммәткә төшәме?
567 views11:01
Ачык / Комментарий