Get Mystery Box with random crypto!

'БЕЗГӘ ЗАКОН БУЕНЧА ТИЕШЛЕ ЮЛНЫ САЛСЫННАР' “Без, Казак Үртәме | Акчарлак газетасы

"БЕЗГӘ ЗАКОН БУЕНЧА ТИЕШЛЕ ЮЛНЫ САЛСЫННАР"

“Без, Казак Үртәме авылы халкы, юлсызлыктан интегәбез. Авылга керә торган юл бөтенләй юк. Яз, көз көннәре авыл блокадада калган кебек була. Биш километрга сузылган юеш кызыл балчыктан тракторлар да көч-хәл белән , ава-түнә йөри. Шунда ватылып калалар. Авылда кибет тә, медпункт та юк. Авырып китсәң, ашыгыч ярдәм машинасы керә алмый. Янгын чыкса, кычкырып янасың”, – дип Әтнә районыннан мөрәҗәгать иттеләр.

Казак Үртәмендә халык бердәм җыелып каршы алды. Һәркемнең әйтер сүзе, үпкә-зары бар.
– Гомер буе шушы авылда яшәдем, аяктан резин итек, галуш төшмәде, – ди Мәрзия Самикова. – “Киләсе елга юл салалар” дип өметләнеп йөри торгач, бабаем да үлеп китте инде. Юл һаман юк. Җыелышларга йөрибез. Акча түләргә ризалык алалар да югалалар. Сайлаулар җиткәч, кемнедер сайлатып куялар да тагын барлыгыбызны оныталар. Ул депутатлар кайда икән?..

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ 26 АПРЕЛЬДӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 16 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.