Get Mystery Box with random crypto!

ХУШ КИЛӘСЕҢ, РАМАЗАН! Кадерле дин кардәшләребез! Иртәгә, 23 | Акчарлак газетасы

ХУШ КИЛӘСЕҢ, РАМАЗАН!

Кадерле дин кардәшләребез!
Иртәгә, 23 мартта, һәммәбез өчен көтеп алынган Рамазан ае башлана. “Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса һәм аның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, аңа мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле)”, – диелә хәдистә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Ураза ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишеге ябыла, шайтанга вә аның хезмәтчеләренә богау салына”, – ди. Изге Рамазан ураза тоту вакыты гына түгел, рухи чистарыну, үткән тормышка нәтиҗә ясау, игелекләр кылу ае да. Рамазан ае мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә барыбызга да сәламәтлек, көч, сабырлык насыйп итсен, иманыбызны ныгытсын иде. Тоткан уразаларыбыз, кылган изгелекләребез, дога-теләкләребез кабул булсын, илебездә тынычлык урнашсын иде. Әмиин.