Get Mystery Box with random crypto!

Надежда Колесниковаларда очрашырга сүз куештык. Чөнки Вадим “ф | Акчарлак газетасы

Надежда Колесниковаларда очрашырга сүз куештык. Чөнки Вадим “фатирым җыештырылмаган” дип үзендә күрешүдән баш тартты. Әлфия Сафина да биредә. Озак та үтми, ишек төймәсенә бастылар. Өрәккә охшаган бик тә ябык ир күрергә әзерләнеп беткән идем инде, ишектән бераз бөкрәебрәк, кем әйтмешли, “ничава” гына кыяфәтле кеше килеп керде.
Чишенергә, аяк киемен салырга теләмәде бугай, Надежданың чип-чиста
итеп юылган идәненнән ботинкасы белән түр бүлмәгә үтте. Надежда исә “сиңа болай да ярый” дип, диванына утыртты. Вадим башындагы бүреген тагын да батырыбрак киеп, сорауларыма җавап бирә башлады.

Вадим күп сөйләшергә яратмый. Әнисе үлеменнән соң менә шундый аяныч көнгә калган ул. Югыйсә, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлаган. Кулына диплом алгач, Казанның 111нче мәктәбендә өч еллап тарих укыткан...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 22 МАРТТА ЧЫГАЧАК ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Эльмира ФЛҮН.