2023-03-18 13:29:22
Татар халкында яулык гомер-гомергә зур бүләк санала. Без сезгә татар бизәкләре төшерелеп тегелгән яулыклар бүләк итәргә булдык!
“Яулыгыңнан таныйм сине” дип аталган өр-яңа бәйгебездә катнашыгыз, дуслар!
Бәйгенең шартлары турында:
Татар яулыгы хакында хатирәләрегез булса, языгыз әле безгә. Бәлки сезнең шәхси тормышыгызда, бәлки гаиләгез, туганнарыгыз язмышында зур роль уйнаган яулыклар бардыр? Бәлки үзегез өчен бик тә кадерле булган, күп еллар күз карасыдай саклап яшәгән аерым яулык турында сөйләрсез? Яулыкның язмышыгызны үзгәртүе, сезне татар хатын-кызы буларак камилләштерүе, үстерүе дә мөмкин бит. Арагызда андыйлар юкмы? Кыскасы, киң тема, рәхәтләнеп язарга, укучыларыбыз белән уртаклашырга була.
Әлеге конкурска бүләкләрне “Татар яулыгы” бренды тәкъдим итә.
1 урынга – 1500 сумлык яулык. Яулыкта брендка нигез салучыдан рәсем булачак!
2 урынга – 1200 сумлык яулык. Монысына дизайнер кулы кергән.
3 урынга – 1000 сумлык палантин.
Өстәвенә, катнашучыларга төрле күләмдәге ташламалы карталар каралган.
723 views10:29