Get Mystery Box with random crypto!

ТАТАР ЕГЕТЕ АФРИКАДАН ХАТЫН АЛЫП КАЙТТЫ: 'КӘЛӘШ ӨЧЕН 260 МЕҢ С | Акчарлак газетасы

ТАТАР ЕГЕТЕ АФРИКАДАН ХАТЫН АЛЫП КАЙТТЫ: "КӘЛӘШ ӨЧЕН 260 МЕҢ СОРАДЫЛАР, АРТЫК ӘРСЕЗЛӘНМӘГЕЗ, ДИДЕМ"

Пермь өлкәсендәге Седяш дигән татар авылында туып-үскән Марат Дәүлиевнең Африка кызларына булган мәхәббәте турында язганыбыз бар иде.

Кара тәнле кыз белән беренче никахы уңышлы булмады аның. Кыз ул вакытта Россиядә укый иде, укуы тәмамлангач, туган ягына кайтып китте. Марат хатыны артыннан Африкага да барып карады. Әмма кызның аңа булган хисләре суынып, парлары очып беткән булып чыкты. Егет бирешә торганнардан түгел. Төркиядә эретеп-ябыштыручы булып эшләп алганнан соң, бәхетен эзләп, кабат Африка якларына китеп барды. Һәм тапты! Кызның исеме – Нгамбо. Замбиядә туган. Марат белән танышкач, ислам динен кабул иткән. Башлангыч сыйныф укытучысына укыган, укуын тәмамларга бер елы гына калган булган.

Бу егеткә беткәнмени үзебезнең кызлар, диярсез инде. Әйдәгез, әлеге сорауны Маратның үзенә бирик.

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Нәзилә ХУҖИНА.