Get Mystery Box with random crypto!

КӘРЗИН ҮРҮЧЕ АЛЬБИНА: 'ЯЗ ҖИТҮГӘ СЕЗОН БАШЛАНА' Эшлегә көн җи | Акчарлак газетасы

КӘРЗИН ҮРҮЧЕ АЛЬБИНА: "ЯЗ ҖИТҮГӘ СЕЗОН БАШЛАНА"

Эшлегә көн җитми, эшсез­­гә көн үтми, ди. Казан кызы, өч малай әнисе Альбина Нәҗмиева да декрет ялында тик утыра алмаган, кәрзиннәр, гөл чүлмәкләре үрә башлаган. Судта бухгалтер булып эшләүче 35 яшьлек Альбина яшүсмер чактагы иҗади хыялларын шушы эшләре аша чагылдыра.

– Кәрзин, гөл савытлары үрү белән ничә ел мавыгасың, Альбина?
– Дүрт. Кул эшләрен күптән тотам. Башта энә, крючок ярдәмендә
бәйләдем. Оекбаштан алып, “джут”тан кәрзиннәр үрүгә кадәр барып җиттем. Интернетта ротанг дигән материалдан эшләнгән кашпо (гөл савытлары) күреп, шуның белән кызыксынып киттем. Эзләнә торгач бер шәһәрдә ротанг табып, беренче гөл савытымны үрдем. Эше авыр булса да, үрү процессы кызык.

– Үргән вакытта кулларны авырттырамы?
– Кулга перчатка киям. Кулны тырнамаса да, материалы каты, үрүе дә авыр. Баштагы вакытларда кулларым бик авырта иде...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Румия СӘЙФУЛЛИНА.