2023-03-16 15:10:45
Инде ничә еллар җыелышларда халык мәдәният йорты сорый. Аптыраган инде, кечкенә авылларда, Удмуртия якларында авыл саен клуб бар хәзер. Мәсәлән, Янсыбыныкын сүтеп, яңасын салдылар. Нинди галәмәт бу? Янсыбыда да минеке кебек иске клуб иде. Үзебезнең клубны чиста итеп тота, барлык чараларны уздыра, сорый торгач ремонт ясатып, челтәрләргә кадәр элеп куйган идем. Халык арасында “клуб төзисе акчаны алып, кесәләренә салдылар” диючеләр бар. Шулайдыр, югыйсә, “икенче елга була” дип ел саен алдап килмәсләр иде, – ди Минзәлия апа.
Янгын 2006 елның 6 январенда, төнге икенче яртыда чыга. Минзәлия апаларның искечә Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөргән чаклары, барлык костюм, киемнәр көлгә әйләнә. Шуннан бирле Минзәлия апаның тынычлыгы югалган. Ышанам, заманында яраткан эшеннән колак каккан, халык клуб сорап әле дә аңа мөрәҗәгать итә, артыннан йөрүен тели икән. Янәсе, Минзәлия тотынса, салмый кая барсыннар?
– Клубны яндырдылар, дидегез. Кемнәр эше икәне билгеледер бит, – дим аңа.
– Күрәзәчегә барган идем. “Дошманнарың булган...", диде.
ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН ЯҢА 10 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Эльмира ФЛҮН.
564 views12:10