Get Mystery Box with random crypto!

'АВЫР БУЛСА ДА, РӘХӘТ ИДЕ УЛ ЧОРЛАР' Лаеш районы Пәрәү авылын | Акчарлак газетасы

"АВЫР БУЛСА ДА, РӘХӘТ ИДЕ УЛ ЧОРЛАР"

Лаеш районы Пәрәү авылында яшәүче Гөлсинә апа Ибраһимова белән таныштырасым килә сезне. Сабыр, ачык күңелле кешенең үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге була бит аның. Ниндидер сихри магнит. Гөлсинә апага 73 яшь, гомер буе терлекче булып эшләгән. Пенсиягә 60 яшендә генә чыккан. “Аллага шөкер, намаз укыгангадыр инде, саулыгым яхшы”, – ди.
– Яшь чакта сәламәтлекне кайгыртырга мөмкинлек булдымы? – дигәч көлеп куйды.
– Ел дәвамында 360 көнне дә эшләп бардым. Декрет ялы ике ай гына иде. Отпусклар да алмадык. Шуннан чамала инде, үзеңне кайгырту ничек булганын. Сигезне тәмамлагач, классташларым укырга китте, мин укымадым. Яшелчә бакчасына эшкә кердем. Бер елдан сарык фермасына куйдылар. Анда баштарак су җылыту эшендә булдым, соңрак сарык карарга куштылар. “Яшьләр сыер сава, мин әбиләр кебек сарык карап утырыйммы?” – дип бераздан сыер саварга күчтем. Пенсиягә кадәр ферма эшеннән бушамадым.

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 11 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.