Get Mystery Box with random crypto!

“ЭШ ТАБА АЛМЫЙ, ГАЗЫН, УТЫН ӨЗДЕЛӘР, КАЙНАГАН СУ СОРАП ЙӨРИ' | Акчарлак газетасы

“ЭШ ТАБА АЛМЫЙ, ГАЗЫН, УТЫН ӨЗДЕЛӘР, КАЙНАГАН СУ СОРАП ЙӨРИ"

Казанның Меридиан урамында гомер кичерүче Надежда Колесникова
редакциягә шалтыратып, күрше подъездда яшәүче 55 яшьлек ир – Вадим Фәйзуллинга ярдәм итүебезне үтенде. “Эш таба алмый, беркаян бер тиен акча керми, шунлыктан фатирына да түләми, бурычы 200 меңнән артып китте инде. Газын, утын өзделәр, хәзер термос тотып, кайнаган су сорап йөри”, – диде ул. “Нишләп эш таба алмый?” – дигән соравыма: “Аның кыяфәтен күргәч, барысын да аңларсыз. Бик тә ябык ул, бәлки шуңа алмыйлардыр”, – дип җавап бирде. Вадимның язмышы өчен Надеждадан тыш, шул ук йортта яшәүче Әлфия Сафина да ут йота. Алар икесе дә медицина өлкәсендә эшләп пенсиягә чыккан, икесе дә шәфкать туташы булып хезмәт куйган. Ни генә дисәң дә, кешенең һөнәре үз-үзен тотышында, фикерләвендә, кешеләргә булган мөнәсәбәтендә чагыла. Сәламәтлек сагында торган әлеге хатын-кызлар да ачтан интегеп яшәгән Вадим проблемасына битараф кала алмаган.

ДӘВАМЫ