Get Mystery Box with random crypto!

Тәртипсез рәвештә эленгән-салынган әйберләр арасыннан өстәл ар | Акчарлак газетасы

Тәртипсез рәвештә эленгән-салынган әйберләр арасыннан өстәл артында туңган ит кисеп утыручы Гүзәлияне көчкә эзләп таптым. Мине күргәч, керфеге дә селкенмәде. Аның каравы, икенче бүлмәдә гомер кичерүче сарык бәтие яткан җиреннән – салам өстеннән сикереп торып, нечкә генә аваз чыгарып, сәлам бирде. Корбанга чалачаклар, шуңа әзерләнеп ятуы, тырышып үсүе икән.
– Нишләп бәти монда яши? – дим Гүзәлиягә.
– Абзар юк бит, урамда катып үлә, – ди ул.
Гүзәлия әйтүенчә, әлеге йорт 1960 елда салынган. Аны Сәрдәвеч авылыннан алып килеп, Бурсык-Елгада икенче гомер биргәннәр. Газ кермәгән. Бүрәнәләр арасында ярыклар барлыкка килгән, почмаклары тузган. Дөрес, тәрәзәләрен алыштырып куйганнар, шул йортка ямь биреп тора.

...1982 елгы улы Ильяр бер ел да җиде ай Чечняда, ут астында булып, яраланып туган йортның ишеген ачкан. Әле дә бер кыйпылчык Чечняны исенә төшереп, тәнен сызлатып тора икән.

Ләкин ничек кенә сөйләшүне шушы агымга кертергә тырышсам да, Гүзәлия һаман йөгәнне кулымнан алып, үткәннәргә алып китә:
– Мине туганнарым яратмый. Югыйсә, кечкенәдән эшләп үстем. Әнием бар эшкә дә өйрәтте. Иртүк торып сыер саудым, көтү озаттым, сепаратор аерттым, кош-кортларны карадым, көянтәләп су ташып, җиләк-җимеш, яшелчә үстердем. Кияүгә алып киткәндә булачак иремнән качып салам өеменә кереп утырдым, ә ул мине сәнәк белән төртеп эзләде. 16 яшьлек кыз идем, нәрсә эшли алам соң? Алты бала идек, ике апам үлде. Ләкин туганнар мине ашка да, туйга да чакырмый. Бер абыйның иремә “син аны кыйнап үтер” дигәнен ишеттем, – ди ул...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ, 5 АПРЕЛЬДӘ ЧЫККАН ЯҢА 13 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Эльмира ФЛҮН.