"ЯРАТСАҢ, ЧЫК КИЯҮГӘ!"
Кукмараның Село-Чура авылына килгәч, Степановлар гаиләсе белән таныштым. Петр дәдәй белән Вәсилә ханым 45 ел буе гаиләдә генә түгел, хезмәттә дә бер--берсенә юлдаш. Икесе дә укытучы, икесенең дә “Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгеләре бар. Вәсилә ханым 38 ел математика укытып, лаеклы ялга чыккан. Ул мәктәптә 8 ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да булып эшләгән әле.
Керәшен ансамблен оештыруда аның өлеше зур. Петр дәдәй әле дә яраткан эшендә икән – балаларга тарих фәне укыта. Инде укытучы булып эшли башлаганына да 45 елдан артык вакыт узган.
– Керәшен егете белән гаилә коруны якыннарыгыз ничек кабул итте, Вәсилә ханым?
– Ул елларда бу кадәр игътибар бирелми иде. Әти: “Үзеңә ошаса, яратсаң, чык кияүгә!” – диде. Петрны ныграк та яраттылар әле. Сарыкларны да аңа гына чалдыралар иде. Бик чиста, пөхтә, һәр эшен җиренә җиткереп эшли бит.
ЯЗМА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 5 АПРЕЛЬДӘ ЧЫККАН ЯҢА 13 САНЫНДА БАСЫЛДЫ.
Автор - Чулпан ГЫЙРФАНОВА.