2022-07-13 14:18:58
"АНЫҢ ҮЛЕМЕН БИК АВЫР КИЧЕРДЕМ, ЕЛ ЯРЫМ КАРА ПЛАЩ КИЕП ЙӨРДЕМ"
Вакыйф Нуриев – язучы, биш китап авторы, гомерен әдәбиятка һәм журналистикага багышлаган кеше. Бүген аңа 63 яшь, “Казан утлары” журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли... Шулай язылган булгандыр, язмыш шактый сынаган үзен – башта әтисен, аннан яшьли килеш бердәнбер апасын, гомер иткән хатынын, әнисен җир куенына иңдерергә туры килгән аңа...
– Үзегез кайда торасыз?
– Казанның Имәнлек урамында фатирда яшим, эшкә метрода килеп йөрим. 31 яшьлек улым белән икәү торабыз. Өйләнәм дими әле. Кызым үз йорты белән яши, аларның ике малае бар.
– Вакыйф абый, гомер иткән хатыныгыз бик иртә киткән икән. Ничә ел бергә яшәдегез?
– Ләйлә белән 34 ел бергә яшәп калдык. Балалар бакчасында мөдир булып эшләде, көчле кеше иде. Үлемен авыр кичердем. Ел ярым кара плащ киеп, аяк очыма гына карап йөрдем.
ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН 27 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
393 views11:18