2022-08-10 10:31:23
"МИНЕ ЮГАЛТУДАН КУРКЫП, ТИЗРӘК ӨЙЛӘНЕРГӘ БУЛГАН"
Әлеге парны социаль челтәрдә күреп алдым. “Араб и татарка” диелгән.
Баксаң, моннан ел ярым элек Әлмәт кызы Сирия егетенә кияүгә чыккан икән. Алар катнаш милләт гаиләсе турында видеолар төшерә, тормышлары белән уртаклаша. Регинага – 24, Аммарга 23 яшь. Аммар тумышы белән Сирия башкаласы Дамаск шәһәреннән, моннан биш ел элек Россиягә укырга килгән.
– Әти-әниләрегез сезнең мөнәсәбәтне ничек кабул итте?
Регина:
– Минекеләр моңа әзер иде кебек, чөнки минем даирәмдә гарәп егетләре күп икәнен алар белеп торды. Әлбәттә, башта борчылдылар. Бигрәк тә әбибабай. Алар минем ерак җирләргә китеп баруымнан курыкты. Әмма Аммар белән якыннан танышкач, аның нинди кеше икәнлеген аңлагач, тынычландылар. Ике як дуслар, танышларыбыз да бу яңалыкны яхшы кабул итте.
Аммар:
– Минекеләр бу яңалыкка сөенде. Әйтерсең лә, үз милләтемдәге кызга
өйләнәм.
ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН 31 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Чулпан ГЫЙРФАНОВА.
1.0K views07:31