2022-07-28 12:15:36
БИЕКТАУДАН АЙГӨЛ БИКМУЛЛИНА: "КИРӘК КЕШЕГӘ КАЙМАК-ЭРЕМЧЕГЕН ДӘ, ИТЕН ДӘ ИЛТӘБЕЗ"
“Тырышкан тамчы таш тишкән”, диләр. Таш тишәрдәй ике тамчы күк Айгөл һәм Мәсхүт Бикмуллиннар белән таныштым. Биектау районы Ташсу авылында яши алар. Абзарлары – малтуар, ишегаллары кош-корт белән тулы. Сөт продуктлары, ит, казылык белән сату итү дисеңме, бәлешләр пешереп бирүме – барысын да эшлиләр. Әле бит бу мин белгәне генә.
– Бигрәк тырыш икәнсез! – дим Айгөл ханымга.
– Авылда бар кеше дә тырыш инде ул, – дип елмая ул. – Чөнки монда башкача мөмкин түгел. Яшәргә кирәк бит.
– Сыерларны электән шулай күпләп асрыйсызмы?
– Башта берәү иде, аннан ике, өч, бишәү булдылар. Аннары дәүләт сыер
башын сигезгә арттыру шарты белән, мини ферма төзергә дип 200 мең сум акча бирде. Шул программадан файдаландык. Җирле үзидарә башлыгы Рамил Низамиев безне барлык программалар белән таныштырып бара. Блоктан яңа сарай эшләп чыктык. Мондый программа бик яхшы.
ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН 29 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Румия СӘЙФУЛЛИНА
924 views09:15