2022-07-25 20:08:42
"БАРЫСЫНА ШОК ЯСАП КИТЕП БАРДЫ..."
Раушания Юкачеваның якын дусты Афият ШАКИРОВА Төркиядә ялда була. Якын дусты белән саубуллаша алмый калуы аның өчен үзе бер үкенеч. Раушания апаның вафатыннан соң өч көн узгач кына, бераз рәткә килеп, истәлекләре белән бүлешә алды ул.
– “Больницада, реанимация, авыр хәлдә Раушания” дигәннәрен ишеткәч, теләкләремне әйтеп догалар укырга тотындым. Күз алдына бөтен бергә үткәргән тормышыбыз килеп басты...
...Бик актив иде Раушания. Мин аңа ярымшаярып: “Син безнең ике йөрәкле, тимер Раушаниябез” дия идем. Ул нинди генә эшкә алынса да уңышлы килеп чыга иде. Өйдәге эшләренә дә өлгерде,театрда да, оныкларын карап, кызына да булыша иде. Туган авылындагы төп йортларын матурлатып анда чаба иде. Аптырый идек, “ничек бөтенесенә өлгерәсең, өзлегә күрмә, йөрәгеңне сакла”, дия идек Люция белән. Ә Раушаниябез туктамый иде, күзләрен ялтыратып чаба иде. Күзләре чынлап та ут иде. Зәңгәр утлар!
ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ 27 ИЮЛЬДӘ ЧЫГАЧАК 29 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Нәзилә ХУҖИНА.
744 views17:08