2022-08-09 11:54:02
Җәйге кичне ничек уздырырга белмәсәң, 19.00 сәгатьтә Бауман урамында узачак "Зәлидә" уенына кил! Ул
24 нче йорт каршында («Кремль» метро станциясеннән ерак түгел) узачак. Татар биюе буенча мастер-классны Казан Мэриясе оештыра. Әлеге уен – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы.
«Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча мастер-классны халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы
Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф
Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк.
Чара җанлы музыка астында узачак. Биючеләргә баянчы
Газинур Равилов, төрле музыка уен коралларында уйнаучы
Айдар Әбдрәхимов, кубызда уйнаучы
Фәнил Вилданов ярдәмгә килә.
576 views08:54