2022-08-04 18:25:07
“КЫЗЫМ 4 БАЛА БЕЛӘН 9 КВАДРАТ МЕТРЛЫ БҮЛМӘДӘ ЯШИ"
“Оныкларымның йоклар урыннары да юк”, – дип Сабадан Вәсимә
апа Шакирова шалтыратты. Килүебезне, балаларның яшәү шартларын күреп китүебезне үтенде. Әби оныкларының киләчәге өчен борчыла, берәр ничек торак мәсьәләсен хәл итү юлы табылмасмы, ди.
Вәсимә апага 73 яшь, Урта Сабаныкы үзе. 29 ел яшелчә эшкәртү заводында эшләгән. Бик актив ханым, җитешмәгән җире, аралашмаган кешесе юк. Татарстандагы радио-телевидение, байтак кына матбугат чараларының телефон номерларын теркәп куйган. “Мин сөйләшергә бик яратам, барысы белән дә хәбәрләшеп торам”, – дип канәгать елмая ул. Ире Ринат абыйга 82 тулган. Берничә операция кичергән, авырдан йөри. Пенсияләре җитәрлек, вакытында килә икән анысы.
Ринат абый белән Вәсимә апа дүрт бала үстергәннәр – өч кыз, бер малай. Хәзер балалар бәхетенә куанып, оныклар сөеп яшисе генә дә бит... Борчулары бар шул. Төпчек кызлары Фәридәнең, аның дүрт баласының язмышы күңелләрен җәрәхәтләп тора. “Үзебез исән чакта оныкларга фатир юнәтеп булса, түләргә дә ярдәм итәр идек”, – дип өзгәләнә Вәсимә апа. Ә төп йортны улына яздырганнар. “Монда барысын да малай төзәтеп, улым эшләп тора бит, күршедә генә яши ул”, – ди. Ярар... Анысы минем эш түгел. Кемгә нәрсә калдырырга кирәген ата-ана үзе белә торгандыр. Фәридәнең язмышы белән кызыксынам. Дүрт бала белән ялгыз калуының сәбәпләрен сораштырам.
– Ни өчен балалар әтисез, йортсыз калды?
– Игезәкләр 2008 елда туды: бер кыз, бер малай. Авырга узганын яшергән, җиденче аенда гына белдек. Укый торган баланы көмәнле дип кем уйласын!
...
ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН ЯҢА 30 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.
1.1K views15:25