2022-07-19 13:03:44
РИММА НИКИТИНАНЫҢ ӘНИСЕ: “КӨНЛӘШҮЧЕЛӘР БӨТЕН ҖИРДӘ БАР”
Питрау бәйрәме көннәрендә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылын аркылы-буйлыга йөреп, матур кешеләре белән аралашып кайттык.
Әлеге авылда җырчы Римма Никитинаның әнисе Рәкия ханым Никитина да яши. Менә аның йорты аша узып барабыз. Хуҗабикә үзе урамда кәҗәләрен ашатып йөри иде. Безне күргәч башта уен-көлке белән: “Килмәгез, килмәгез!” – дип куып маташты. Борылып китә башлагач: “Килегез”, – дип кире дәшеп алды.
– Нәрсә сөйлим соң сезгә? Пенсиядә инде мин, авылыбыздагы ансамбль солисты. 1982 елдан бирле шунда җырлап йөрим, – дип сүз башлады Рәкия ханым.
– Римманың тавышына, җырлавына бәйләнүчеләр бар. Борчыласызмы?
– Көнләшүчеләр була инде ул. Бөтен җирдә шул. Бөтен эштә шул. Бер дә борчылмыйм. Исән-сау булсын. Акыллы, тәүфыйклы бала, һәр адымын белеп, интернеттан карап торам. Сторислар куймый торса, “кызым, син кайда?” дип шалтыратып алам.
ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 28 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Нәзилә ХУҖИНА.
620 views10:03