Get Mystery Box with random crypto!

Шуңа күрә, гаилә корып җибәргәч тә, авыл җирендә нинди эш бар | Акчарлак газетасы

Шуңа күрә, гаилә корып җибәргәч тә, авыл җирендә нинди эш бар – берсеннән дә чирканмадылар, һәркайсына күңел биреп, ашкынып тотындылар, көчләрен кызганмыйча, хезмәт куйдылар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә икесе дә тырыш, эш сөючән, дәрәҗәле шәхесләр буларак авылдашларының ихтирамын яулады. Борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән үрелеп, еллар арты еллар үтте, бер-бер артлы өч кызлары туды. Аларны кешедән ким-хур итмик, җитеш, матур тормышта үссеннәр дип тырыштылар. Каенанасын да, күркәм итеп тәрбияләп, бакыйлыкка озатты Разыя. Рәхмәт әйтеп, бәхилләшеп китте
бахыр, бик олы җанлы, акыллы карчык иде.

Тырыш гаилә булды Наил – Разыя гаиләсе. Колхозда акча бирми торган, хезмәт хакын ризыклата түләү гадәткә кергән чорлар, балаларны кеше итәргә кирәк, чарасызлыктан эшмәкәрлеккә кереп китте алар. Сагыз сатудан башлап, күрше-тирә авылларда берничә шәхси кибет ачуга кадәр барып җиттеләр. Халык аларның булдыклылыгына, тырышлыгына инанды. Менә бит, булдыралар! Дөрес, көнләшеп караучылары да юк түгел иде.
Авылда кызык бит ул, бер башында “әптчи” итсәләр, икенче башыннан “ярхамикалла!” дип куялар! Кыскасы, халык авызын кулъяулык белән каплап булмый диләрме әле?

Инде ике кызларын олы тормыш юлына озатып, кече кызларының да
мәктәп тәмамлаган еллары. “Наил авылның икенче башында яши торган бер йөремсәк хатын белән чуала”, – дигән хәбәр килеп иреште Разыяга. Ул башта әлеге хәбәргә ышанмады. “Ялгандыр, кеше ни сөйләмәс, көнләшеп әйтәләрдер, тормыш йөген бергәләп тарткан яры мондый хыянәткә бармас”, – дип уйлады ул. Әмма бу хәбәр дөрес булып чыкты. Әле, алай гына да түгел, теге хатын Наилдән бала көтә икән. Наилне ачык сөйләшүгә чакырып карады Разыя – барып чыкмады, шома ир җаваптан бик оста кача иде: “Сине генә яратам!” Шуның белән бетте-китте!

Тешен кысып түзде Разыя. Тавыш чыгарып йөрмәде, үзен ямьсезләмәде, йөремсәк хатын янына барып, чәченә дә ябышмады. Бары тик үз-үзенә бикләнде, бөтен барлыгы белән, тагын да ныграк эшкә чумды. Берничә айдан көндәше тап-таза малай алып кайтты. Наил аны – Шамилне үз фамилиясенә яздырды...

ДӘВАМЫ РЕДАКЦИЯБЕЗДӘ ЧЫГУЧЫ "ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА" ГАЗЕТАСЫНДА.
Автор - Ландыш Тимерова.

Кадерле дуслар!
Хикәяләр, гыйбрәтле хатлар, кеше язмышлары турында укырга яратсагыз, без сезне үзебезнең укучыларыбыз рәтендә көтеп калабыз!

10-20 АПРЕЛЬ көннәрендә “Язмышлар чатында” газетасына 2023 елның икенче яртыеллыгына арзан бәядән языла аласыз.
Алты айга язылу бәясе – 315 СУМ (башка вакытта – 351 сум булачак).

Әлеге мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!
Татарстан һәм Россиянең барлык төбәкләрендә язылып була.

ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЫ: ПМ665