Get Mystery Box with random crypto!

'ТУГАННАРЫМ МИНЕ ЯРАТМЫЙ' ЯКИ ИЛЬЯРНЫҢ ФАТИРЫ КАЯ КИТКӘН? Әлл | Акчарлак газетасы

"ТУГАННАРЫМ МИНЕ ЯРАТМЫЙ" ЯКИ ИЛЬЯРНЫҢ ФАТИРЫ КАЯ КИТКӘН?

Әллә ничә кат укып чыктым Кукмара районы Бурсык-Елга авылыннан килгән, ун биттән торган хатны. Гүзәлия Шәмсетдинова үзенең язмышын, көчләп кияүгә бирүләрен, урлауларын (сәбәпләрен язып тормыйм, бу очракта кирәге юктыр, авыр тәэсир итте), иренең кул күтәрүен, ике арада хисләр булмау сәбәпле, каенанасының да йогынтысы нәтиҗәсендә тормышының барып чыкмавын, яшь чагында унике тапкыр донор булуын, Яшел Үзәннән ниндидер 82 яшьлек бабайны алып кайтып тәрбияләвен язган, бабасын, туганнарын телгә алган. Дөресрәге, туганнарының тетмәсен теткән. Әтисенең Бөек Ватан сугышы инвалиды булуын, улының Чечняда хезмәт итеп тә җимерек йортта яшәвен, фатир алу өчен Кукмара хакимияте башлыгына да, прокурорга да мөрәҗәгать итәргә туры килүен аңлаткан. Оныгының бүген Украинада, махсус хәрби операциядә икәнен җиткергән.

Машинабыз иске, кечкенә генә йорт янына килеп туктады. Май чүлмәге тышыннан билгеле булган кебек, эче дә әллә каян китмәгән.

ДӘВАМЫ