Канал дареги:
Категориялар:
Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер:
3.40K
Каналдан сүрөттөмө
ТНВ - тәүлек әйләнәсендә татар һәм рус телләрендә эшли торган телеканал.
▪️ Безнең Vkontakte - https://vk.com/tnv_tatarcha
▪️ YouTube-канал - https://www.youtube.com/c/tnvtatar/featured
▪️ RuTube-канал - https://rutube.ru/channel/25056208/
Ratings & Reviews
Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.
5 stars
1
4 stars
1
3 stars
0
2 stars
0
1 stars
0
Акыркы Кабарлар 34
2022-12-03 10:30:41
Илфар Кәримов "Болгар радиосы" алып баручылары турында
10 декабрь "Болгар радиосы"ның Х Милли Музыкаль премиясен тапшыру тантасында күрешәбез!
1.6K views07:30
2022-12-02 16:58:09
Иркә мобилизацияләнгән иренең хәле турында сөйләде
Укырга: https://tnv.ru/tat/news/show-business/289039-irk-mobilizatsiyal-ng-n-irene-kh-le-turynda-s-yl-de/
1.4K views13:58
2022-12-02 14:02:56
Татарстанда бүгеннән бер класс карантинга җибәрелгән, Республикада грипп эпидемиясен ел ахырына көтәләр. Ул - АН1N1 штаммы булыр дип фаразлана. Хәзер үк ОРВИ, грипп һәм ковид белән авыручыларның саны арта. Шул ук вакытта грипптан прививка ясатырга татарстанлыларның нибары 2 атна вакыты калып бара. Аннары - эпидемия вакытында - ясатуның мәгънәсе булмаячак. Чөнки иммунитет формалашып өлгерми. Татарстанда 1 миллион 700 мең кеше гриппка каршы вакцина ясаткан. Бу привика ясатырга тиешле кешеләрнең 65 проценты.
1.4K viewsedited 11:02
2022-12-02 10:49:42
Татарстан табиблары дару эчеп абортны булдырмый калу турындагы Волынец проектын тәнкыйтьләде
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец тәкъдим иткән "Передумала.ру" исемле яңа проект республика табиблары һәм юристлары арасында каршылыклы фикерләр уятты. Исеменнән аңлашылганча, ул балага узып аборт ясатырга җыенган хатын-кызларның йөклелеген саклап калу алымы. Янәсе йөкле хатын баласын төшерү максатыннан дару эчкән булса, уеннан кире кайтып яңа дару эчеп үз сабыен саклый ала. Әлеге идея авторының профессиональ табиб булмавы, ә бу алымның бернинди клиник тикшеренүләр узмавы безне уйланырга мәҗбүр итте. Әлеге проект кемгә кирәк? Ул кеше өчен куркыныч түгелме?
4.3K views07:49
2022-12-02 09:31:22
Ильвина фильмнарда нинди роль уйнар иде?
Җырчыны "Болгар радиосы"ның Х Милли Музыкаль премиясен тапшыру тантасында күрә алачаксыз!
1.3K views06:31
2022-12-01 16:44:01
"ШАЯН ТВ" каналында бүләкләр марафоны!
Яңа елга үзеңә бүләк яса! Bluetooth ярдәмендә эшли торган наушниклар от!
Нәрсә эшләргә? Сылтамага бас һәм бәйгедә катнаш https://t.me/shaiantv/1153
1.4K views13:44
2022-12-01 15:38:35
Рөстәм Нәбиев тагын бер рекорд куярга юл тотты
https://tnv.ru/tat/news/tatar-mill-te/288965-r-st-m-n-biev-afrikany-i-yugary-noktasyna-yul-totty/
1.4K views12:38
2022-12-01 12:44:00
Салават, Айдар Галимов, Винера Ганеева, Гүзәл Уразова... X Милли премиядә кемнәр катнашачак?
Укырга: https://tnv.ru/tat/news/show-business/288911-salavat-aydar-galimov-vinera-ganeeva-g-z-l-urazova-x-milli-premiyad-kemn-r-katnashachak/
1.5K views09:44
2022-12-01 10:19:15
Беренче декабрьдә бөтен Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта Бу - ут, су, газ, җылылык, чүп түгү - гомумән алганда 8 төрле хезмәткә кагыла. Безнең Республика буенча алар уртача 9 процентка кыйммәтләнәчәк. Шул рәвешле киләсе елның җәендә булырга тиешле үзгәрешне ярты елга иртәрәк керттеләр. Нәтиҗәдә, якындагы ел ярымда бәя бүтән артмаячак. Әлеге яңалык - илдәге торак-коммуналь хуҗалык челтәрләренең бик нык искергән булуы, чыгымнар артуы белән аңлатыла. Гыйнварда алыначак счет-фактуралардагы үзгәрешләр турында - Фәйрүзә Мәҗитова.
1.4K views07:19
2022-11-30 16:58:42
Винера Ганеева "Әй язмыш, язмыш" тапшыруында ире Камил турында хатирәләре белән бүлеште. Тулысынча карагыз
1.5K views13:58