Get Mystery Box with random crypto!

Татарстан табиблары дару эчеп абортны булдырмый калу турындагы | ТНВ Татарча

Татарстан табиблары дару эчеп абортны булдырмый калу турындагы Волынец проектын тәнкыйтьләде

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец тәкъдим иткән "Передумала.ру" исемле яңа проект республика табиблары һәм юристлары арасында каршылыклы фикерләр уятты. Исеменнән аңлашылганча, ул балага узып аборт ясатырга җыенган хатын-кызларның йөклелеген саклап калу алымы. Янәсе йөкле хатын баласын төшерү максатыннан дару эчкән булса, уеннан кире кайтып яңа дару эчеп үз сабыен саклый ала. Әлеге идея авторының профессиональ табиб булмавы, ә бу алымның бернинди клиник тикшеренүләр узмавы безне уйланырга мәҗбүр итте. Әлеге проект кемгә кирәк? Ул кеше өчен куркыныч түгелме?