Get Mystery Box with random crypto!

Татарстанда бүгеннән бер класс карантинга җибәрелгән, Республи | ТНВ Татарча

Татарстанда бүгеннән бер класс карантинга җибәрелгән, Республикада грипп эпидемиясен ел ахырына көтәләр. Ул - АН1N1 штаммы булыр дип фаразлана. Хәзер үк ОРВИ, грипп һәм ковид белән авыручыларның саны арта. Шул ук вакытта грипптан прививка ясатырга татарстанлыларның нибары 2 атна вакыты калып бара. Аннары - эпидемия вакытында - ясатуның мәгънәсе булмаячак. Чөнки иммунитет формалашып өлгерми. Татарстанда 1 миллион 700 мең кеше гриппка каршы вакцина ясаткан. Бу привика ясатырга тиешле кешеләрнең 65 проценты.