Get Mystery Box with random crypto!

Беренче декабрьдә бөтен Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өче | ТНВ Татарча

Беренче декабрьдә бөтен Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта Бу - ут, су, газ, җылылык, чүп түгү - гомумән алганда 8 төрле хезмәткә кагыла. Безнең Республика буенча алар уртача 9 процентка кыйммәтләнәчәк. Шул рәвешле киләсе елның җәендә булырга тиешле үзгәрешне ярты елга иртәрәк керттеләр. Нәтиҗәдә, якындагы ел ярымда бәя бүтән артмаячак. Әлеге яңалык - илдәге торак-коммуналь хуҗалык челтәрләренең бик нык искергән булуы, чыгымнар артуы белән аңлатыла. Гыйнварда алыначак счет-фактуралардагы үзгәрешләр турында - Фәйрүзә Мәҗитова.