Get Mystery Box with random crypto!

'МОШЕННИКЛАР АКЦИЯЛӘРЕМНЕ ҮЗЛӘШТЕРДЕ' Әнә шулай дип Сарман ра | Акчарлак газетасы

"МОШЕННИКЛАР АКЦИЯЛӘРЕМНЕ ҮЗЛӘШТЕРДЕ"

Әнә шулай дип Сарман районы Җәлил бистәсендә гомер итүче Ирек Маннанов шалтыратты безгә. Адвокатка барган, прокурорга язган, судка биргән. Нәтиҗәсез, ди. Законнарның тиешле дәрәҗәдә үтәлмәвеннән зарлана.

Ирек әфәндегә 60 яшь, ул гади слесарь. 55 яшендә пенсиягә чыкса да,
“Татавтоматизация” дигән оешмада эшләп йөри. 42 ел эш стажы бар. Заманында пионер галстугы таккан, комсомол булган, кызыл әләм күтәреп барлык демонстрацияләрдә катнашкан, совет чоры идеологиясе нигезендә тәрбияләнгән кеше, дип таныштырды үзе белән.

Акцияләр белән кызыксынуы да шул әүвәлге еллардан килә. Башта ярты айлык хезмәт хакына Әлмәттә Бөтенроссия автомобиль альянсы акциясе таныклыгы сатып алган Ирек абый. Кеше рәсеме төшерелгән, 1993 елда чыккан “АVVА” дигән кәгазь кайчандыр 700 сумга төшкән. “Акча эшләргә тиеш!” – диләр бит. Кемдер банкка сала, шуннан процентлар ала...

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ 24 МАЙДА ЧЫККАН 20 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.