Get Mystery Box with random crypto!

ЯЗГЫ БАЗАРДА КЕМ НӘРСӘ САТА? Мәскәүне – Кремльсез, Санкт-Пете | Акчарлак газетасы

ЯЗГЫ БАЗАРДА КЕМ НӘРСӘ САТА?

Мәскәүне – Кремльсез, Санкт-Петербургны – Эрмитажсыз, Казанны Колхоз базарыннан башка күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Чөнки
халыкның иң яраткан урыны ул. “Әйбер кирәк булмаса да, шуннан бер әйләнеп кайту айлар буена җитәрлек көч бирә”, – дип әйтергә ярата бер танышым. Мин дә гадәти эш көнендә базарга чаптым.

Сатучылар инде иртәнге җидедән аягөсте басып тора. Урын өчен көн
саен 400 сум акча түлиләр икән. Иң беренче булып юлымда карбыз сатучылар очрады.

─ Карбызлар ничә сум?
─ Килосы 100 сум.
─ Кайда үскәннәр?
─ Иранда.
─ Анда шулай җылымы?
─ Эссе.
─ Карбызларны самолет белән алып кайталармы?
─ Зур фуралар белән ташыйлар. Биш көндә кайтып җитәләр. Бер карбыз алу өчен мең сумны чыгарып салырга кирәк. Кирәк кешегә яртысын да кисеп бирәләр. Тыштан кызыл булса да, тәмледерме, шайтан белсен...
Мин 5 минут басып торган арада гына кәчтүм-чалбар кигән абыйлар өч карбыз алып китте үзе.

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ 24 МАЙДА ЧЫККАН ЯҢА 20 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.