Бүген Татарстанның халык артисты Рәшит абый Шамкайга 83 яшь ту | Акчарлак газетасы
Бүген Татарстанның халык артисты Рәшит абый Шамкайга 83 яшь тулган булыр иде.
Без әле дә һаман алгы сафта,
Омтылабыз куйган максатка.
Яшьләр кебек сөеп-сөеләбез,
Шактый гына яшьтә булсак та.
Хыял белән максат һаман бергә
Яшәр бер-берсенә үрелеп.
Намус белән үткән хезмәт юлы
Кала гөл-чәчәккә күмелеп.
Максатларга барып ирешербез,
Тиеш җиргә барып җитәрбез.
Хыялларны канат итеп тагын
Бөркет булып очып китәрбез.
(Шамкайның күңел дәфтәреннән)