Get Mystery Box with random crypto!

ТӨРМӘЧЕ РАФИЛ: 'КАБАТ УТЫРСАМ ДА, ДОНБАСС АША ЯРТЫ ЕЛ ЭЧЕНДӘ К | Акчарлак газетасы

ТӨРМӘЧЕ РАФИЛ: "КАБАТ УТЫРСАМ ДА, ДОНБАСС АША ЯРТЫ ЕЛ ЭЧЕНДӘ КАЙТЫП ҖИТӘМ МИН"

Күп тапкыр төрмә юлын таптаган Рафил Фәтхрахманов Арча районы Күлтәс авылын дер селкетеп тора икән. Редакциягә шундый хәбәр килеп иреште. Авыл халкы исеменнән бәйнә-бәйнә язылган хаты да бар.

Бер карасаң, моның нәрсәсе гаҗәп инде? Гадәттә, авыл саен андый бер кеше була: төрмәдән кайта да кире китә, кайта да китә... Ләкин Күлтәстәге Рафил башка “чикләвек” – ул хәтта авыл участковыеның “башына җиткән”! Авыл участковые Рөстәм Якупов исән-сау, әлбәттә. Ләкин хәзерге вакытта эшеннән читләштерелгән, ул Рафил Фәтхрахмановны кыерсытуда гаепләнә. Төгәлрәге, кулын, берничә кабыргасын сындыруда.

Эш ничек булган соң? Башта Рафил үзенең өенә караклар кереп, компьютерын һәм кайбер кыйммәтле әйберләрен чәлдергәннәр дип чаң суга. Участковый Якупов җинаять урынына тиз арада килеп җитә...

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА 12 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.