Get Mystery Box with random crypto!

БОРЫЧЛАРГА КҮП СУ СИПМӘГЕЗ (ФАЙДАЛЫ КИҢӘШНЕ ҮЗЕГЕЗГӘ АЛЫРГА ОН | Акчарлак газетасы

БОРЫЧЛАРГА КҮП СУ СИПМӘГЕЗ
(ФАЙДАЛЫ КИҢӘШНЕ ҮЗЕГЕЗГӘ АЛЫРГА ОНЫТМАГЫЗ )

Бу чир дә, бактерия дә, инфекция дә түгел. Күп очракта су күп сипкәннән барлыкка килә. Борычларга әз генә су сибү җитә. Яфраклары артык суны үзләштереп бетерә алмагач, шундый төрткеләр барлыкка килә. Аннан яфраклары коела башлый, тамырлары череп, үсенте үлә.

Алдан күреп җитешсәгез, җирен киптерергә кирәк. Йомшартыгыз, савытларына өстәмә тишекләр тишегез. Бик җылы урынга куегыз
яки туфрагын алыштырыгыз. Кояшлы тәрәзә төбенә куегыз. Ничек тә җирен киптерү ягын карагыз. Бер атнадан “Эпин” препараты сиптерегез. Кояш нурлары күрмәсә, куе булса, җилләп утыра алмаса, температура уйнаса да “водянка” барлыкка килә. Бу шулай ук помидорда да, кәбестәдә дә була.

#БакчадаТатарстан
#акчарлакгазетасы
#бакчачыпочмагы