Get Mystery Box with random crypto!

'ЭЧТӘ НИ КАЙНАГАННЫ БЕЛМИЛӘР...' “Сәхнә сөйкемлелегенә ия акт | Акчарлак газетасы

"ЭЧТӘ НИ КАЙНАГАННЫ БЕЛМИЛӘР..."

“Сәхнә сөйкемлелегенә ия актер”, дигәннәр Марсельне. 2020 ел – бар дөньяны пандемия чорнап алган вакытларда, Туймазыдан Чаллы театрына эшкә килеп, тиз арада тамашачы күңелен яуларга өлгергән ул. Былтыр Марсель Мөсәвировка, Чаллы театрлары арасында, Абдулла роле өчен “Ел актеры” исеме дә биргәннәр. Җырлый, бии, матур сөйли, әле драма әсәрләре дә яза башлаган. Беренчесен узган ел сәхнәләштергәннәр. Тәүге коймак төерле була, гадәттә. Марсельнеке “тәмле булып пешкән”. “Бик сагынсаң әгәр...” спектакленә Чаллы халкы яратып йөри.

– Чаллы театрына ничек килеп эләктең?
– Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов чакырды.

– Ияләнгән тормыштан билгесезенә чыгып китү куркытмадымы? Тормышны яңадан башларга кирәк бит. Әллә монда күбрәк вәгъдә иттеләрме?
– Күчкән генә чакларда кыенлыгы булды, әлбәттә. Туймазы театрында рольләрем күп иде. 8 ел дәверендә 33кә җыелган. Хезмәт хакы яхшы...

ЯЗМАНЫ "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 12 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ.