ИЛНАТ ФӘРХУЛЛИН: "СОҢГЫ ЕЛЛАРДА ТОРМЫШ БИК ИЗДЕ"
Җырчы, композитор Илнат Фәрхуллинны редакциягә чакырдым. Бу хәл Яңа ел алдыннан булган иде. Әңгәмәне яз аенда чыгарам дип, махсус саклап тоттым.
– Әйдә, Илнат, 40 минут вакытым бар, дидең, бүген синең гаилә турында сөйләшәбез.
Тик Илнат гаиләсе турында сөйләшергә яратмый булып чыкты. “Гаиләм – ул минем балаларым”, – дип кенә чикләнде. Шуңа да сораулар күбрәк иҗаты турында булды.
– Тормышта ялгышлыклар күп кыласыңмы?
– Минем ялгышулар кешегә якты чырай күрсәтеп, ярдәм иткәннән соң
башлана.
– Әйбәт ялгышлар бит бу.
– Артык ыштансыз булырга ярамый. Соңгы елларда тормыш бик изде.
Бернәрсәсез калдым: фатирсыз, машинасыз. Бер борчу өстенә икенчесе
өелде. Төркемнән киттем, әни чирли... Бу – ике-өч ел элек булган хәлләр. Эшкә җәяү йөрдем. Бер сәгать студиягә барам, бер сәгать кайтам. Маршруткада йөрергә дә акчам юк. Автобус, трамвайга утырсам, кеше таный. Дуслар, танышлардан да ишетәсең...
ДӘВАМЫ: https://vk.com/wall-170103807_22361