Get Mystery Box with random crypto!

“НАМАЗ УКЫГАНДА ЕЛАП ҖИБӘРСӘҢ, НАМАЗ БОЗЫЛАМЫ?' Ләйсән, Уфа. | Акчарлак газетасы

“НАМАЗ УКЫГАНДА ЕЛАП ҖИБӘРСӘҢ, НАМАЗ БОЗЫЛАМЫ?"
Ләйсән, Уфа.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавабы:
– Гыйбадәт вакытында елау кешенең ихласлыгын күрсәтә. Намаз вакытында Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, сәхабәләр дә күп елаганнар. “Пәйгамбәрнең күз яшьләре сакалын чылата иде”, – дип сөйләгән сәхабәләре. Әмма намазда елау кешенең Аллаһка ялваруы, Аңа
өметләнүе, куркуы белән бәйле булырга тиеш, коры дөньяга кайтып калырга тиеш түгел.