Get Mystery Box with random crypto!

— Зәфнүнә апа, мәчет тирәсен тәрбияләп тору сезгә авырлык туды | Акчарлак газетасы

— Зәфнүнә апа, мәчет тирәсен тәрбияләп тору сезгә авырлык тудырмыймы?
— Аның бер авырлыгы да юк, авырмасам, күңелем тыныч булса, рәхәт кенә бит ул. Мәчеткә барып кайту тормышыма нур иңдерә. Азан тыңлаганда, күңелем тула, күз яшьләрем үзеннән-үзе ага башлый.

Зәфнүнә апага 75 яшь булса да, бер дә тик тормый үзе. Көнозын урамда, нидер эшләп йөри ул. Бәрәңге бакчасы чиста, эскәк белән утаган кебек. Сарыклар да асрый, капка төбендәге куе бәбкә үләндә чебиләре белән бергә тавыклары да “тәгәрәшеп” йөри иде.

— Иртән өчләр тулып, дүртенчеләр киткәч, бәрәңге бакчасына чыгып эшлим. Көндез эссе бит, иелеп эшләве авыр. Көнем кош-корт, маллар арасында уза, — ди ул.

— Кичләрен нишлисез?
— Бәйләргә бик яратам, сарык йоныннан оекбашлар бәйлим. Йонны үзем язам, үзем эрлим. Хәзер бит яшьләр кул эше тотмый. Йоклый алмаганда, төнлә торып та бәйләм белән утыра алам. Кышларын иртәнге өченче яртыларда уянам, терлекләргә эчерергә дип башта су кайнатырга куям. Шул кайнап чыккан арада бәйләп алам.

— Йонны сарыклардан үзегез аласызмы?
— Әйе, үзем кыркып чыгам мин аларны. Йонны элек кайнатып, койма башларына элеп киптерәләр иде бит. Мин чиста һәм кыска йонны гына кулланам. Йонны эрләгәннән соң катам, аннары юам. Иң элек суда керләрен чыгарам, аннары өстенә чажылдап торган кайнар су җибәрәм. Оекбашлар матур, йомшак була...

ЯЗМА ТУЛЫСЫНЧА "АВЫРМАС ӨЧЕН 101 КИҢӘШ" ГАЗЕТАСЫНДА БАСЫЛДЫ.
Автор - Чулпан ГЫЙРФАНОВА.