Get Mystery Box with random crypto!

'ПЕЧӘННЕ ДӘ ҮЗЕМ ЧАБАМ, САРЫК ЙОНЫН ДА КЫРКЫЙМ' Яшел Үзән рай | Акчарлак газетасы

"ПЕЧӘННЕ ДӘ ҮЗЕМ ЧАБАМ, САРЫК ЙОНЫН ДА КЫРКЫЙМ"

Яшел Үзән районының Бәчек авылында җәй көне булган идем. Баруымның максаты — Зәфнүнә апа Хөснетдинова белән танышу. Социаль челтәрләрнең берсендә күреп калдым мин аны. Мәчет төбендә көрәк тоткан мөлаем авыл апасы басып тора. Фото астында язу: “Авылыбыз мәчетен кыш көне кардан чистартып, җәй җитсә, чәчәкләргә су сибеп торучы Зәфнүнә апага, бу саваплы эштә аңа ярдәм итүче авылдашларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Зәфнүнә апа, олы яшьтә булуына карамастан, бер кыенсынмыйча шул эшләрне Аллаһы ризалыгы өчен, дип эшләп йөри, мәчетебез яны чиста, пөхтә булсын, ди...”
Зәфнүнә апаны бәрәңге бакчасында эшләп йөргәндә “тоттым”. Мине үз оныгыдай кочып алгач, сөйләшә-сөйләшә, мәчет буйларын әйләнеп килдек.

— Шушында туып-үстем, гомер буе шушында яшәдем, матурым, 37 ел фермада эшләдем. Хәзерге көндә үзем генә яшим. 2 кыз, 1 малай үстердек. Ирем моннан 8 ел элек, 67 яшендә үлеп китте. Яшьли үк йөрәк чиреннән интеккән. Армиядә чакта да 2 мәртәбә үлемнән калган..
ДӘВАМЫ