Канал дареги:
Категориялар:
Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер:
3.40K
Каналдан сүрөттөмө
ТНВ - тәүлек әйләнәсендә татар һәм рус телләрендә эшли торган телеканал.
▪️ Безнең Vkontakte - https://vk.com/tnv_tatarcha
▪️ YouTube-канал - https://www.youtube.com/c/tnvtatar/featured
▪️ RuTube-канал - https://rutube.ru/channel/25056208/
Ratings & Reviews
Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.
5 stars
1
4 stars
1
3 stars
0
2 stars
0
1 stars
0
Акыркы Кабарлар 53
2022-09-16 10:16:43
Тукталышы бар - туктарга ярамый, автобусы бар - утырып булмый. Редакциягә Казанның Вознесение, Восточный бистәләрендә, Малиновка комплексында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.
Аларның сүзләренә караганда, "Восточный" дип аталган транспорт тукталышы - тиешенчә төзекләндерелмәгәнгә күрә, бистәләрдәге балаларны мәктәпкә илтүче автобус анда туктамый икән. Нәтиҗәдә, әти-әниләр малай-кызларын я 40 минут җәяү, я иртән 500әр сум түләп - таксида илтергә мәҗбүр.
1.4K views07:16
2022-09-06 17:00:05
"Бары тик акча, дәрәҗә турында гына уйлап, такмак җырлап йөрүче җырчылар булырга тиеш мени? Бүгенге көндә звание ничек алалар? Әле укып бетермәгән, "атказанган артист"! Тәгәрәпләр кит! Сәхнә буенча чабып, сүгенеп йөри - "атказанган артист". Андый исемне алу өчен бит эшләргә кирәк", - ди Георгий Ибушев. Әлеге фикер белән килешәсезме?
Тулысынча
627 views14:00
2022-09-06 10:19:46
Яңа уку елында Казан мәктәпләрендәге укучылар саны рекордлы күрсәткечкә җиткән. 165 мең малай һәм кыз белем алырга бара. Кайбер уку йортларында 15әр параллель сыйныф ачарга туры килгән.
Аеруча зур игътибар мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә юнәлтелгән. Моның өчен республика һәм шәһәр бюджетыннан 400 миллион сумга якын акча бүленеп бирелә.
764 views07:19
2022-09-05 17:11:17
Коронавирус кабат безнең арага кайта. Узган атнаның җомгасында көненә 160 яңа очрак булса, нәкъ бер атнадан 400дән артты. Ә вакцина ясатучылар узган атнада да, монысында да 4 меңнән әллә ни артмый. Республика киңәшмәсендә Президент санитар таләпләрне үтәүне һәм прививка мәсьәләсен көчәйтүне сорады.
920 views14:11
2022-09-05 13:49:40
Иж-Буби мәктәбендә фәннәр нинди телдә укытыла? "Заман көзгесе" тапшыруында карагыз Тулысынча
949 views10:49
2022-09-05 12:29:01
Блогерлар Илүсә һәм Раушан туйларын уздырды Туй нәрсәсе белән үзенчәлекле булган?
https://tnv.ru/tat/news/show-business/272544-tanylgan-blogerlar-il-s-m-raushan-tuylaryn-uzdyrdy-foto/
945 views09:29
2022-09-05 11:27:42
Илсөя Бәдретдинова: "Әби булырга насыйп булса..."
https://tnv.ru/tat/news/show-business/272534-ils-ya-b-dretdinova-bi-bulyrga-nasyyp-bulsa-/
956 views08:27
2022-09-03 11:21:04
Сөенечле хәбәр "Манзара" тапшыруын алып баручы Алмаз Гәрәевне гаиләсендә кыз туу белән чын күңелдән котлыйбыз! Гаиләгезгә иминлек, сәламәтлек, бәхет телибез!
1.1K views08:21
2022-09-02 17:10:38
«Sиңа Mиннән Sәлам» тапшыруында сезне хәзер Айгөл Хәйруллина сәламлиячәк!
Тулысынча https://tnv.ru/tat/news/announcement/272497-si-a-minn-n-s-lam-tapshyruyn-ayg-l-kh-yrullina-alyp-barachak/
984 views14:10
2022-09-02 14:31:13
Төтенме бу? Куе томанмы? Кичә Казан халкы сөремнән һәм янган истән зарланган иде. Бу мәсьәләгә ачыклык керттек.
762 views11:31