Get Mystery Box with random crypto!

ТНВ Татарча

Telegram каналынын логотиби tvtnv — ТНВ Татарча Т
Telegram каналынын логотиби tvtnv — ТНВ Татарча
Канал дареги: @tvtnv
Категориялар: Жаңылыктар
Тил: main.Kirgizian
Абоненттер: 3.40K
Каналдан сүрөттөмө

ТНВ - тәүлек әйләнәсендә татар һәм рус телләрендә эшли торган телеканал.
▪️ Безнең Vkontakte - https://vk.com/tnv_tatarcha
▪️ YouTube-канал - https://www.youtube.com/c/tnvtatar/featured
▪️ RuTube-канал - https://rutube.ru/channel/25056208/

Ratings & Reviews

4.50

2 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

1

4 stars

1

3 stars

0

2 stars

0

1 stars

0


Акыркы Кабарлар 26

2023-01-12 15:28:01
Казанда автобус һәм ашыгыч ярдәм машинасы авариясендә пациент үлгән
https://tnv.ru/tat/news/kazan/295760-kazanda-avtobus-m-ashygych-yard-m-mashinasy-avariyamend-patsient-lg-n/
1.7K views12:28
Ачык / Комментарий
2023-01-12 14:10:14
Татарстанның Югары Судында Илназ Галәвиев эше буенча быелгы беренче тыңлаулар узды. 2021 нче елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә кылынган җинаятьтә 9 кешенең гомере өзелде, 7 се балалар. Зыян күрүчеләр 600 дән артык. Утырышка укучылар чакырылган иде. 7нче А, 8нче Б, 9нчы Б, 9нчы В сыйныфында белем алучылар. Фаҗига булганда алар ничәнче катта, нинди дәрестә булган, нәрсә ишеткән, укытучылар нинди чаралар күргән? Шул мәгълүмат бәян ителде.
1.7K viewsedited  11:10
Ачык / Комментарий
2023-01-12 09:50:59
Урамда минус 30 градус, өйләрендә дә аннан ерак китмәгән. Сап-салкын. Казанның кайбер күпфатирлы йортларында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә шулай ди. Җылылык 15 градустан да артмаганны күрсәтеп, термометр сурәтләрен куялар. Шундый зарлар Казанның Идел буе, Киров, Совет районнарына кагыла. Салкынга ничек түзәргә? Фатирда һаман суык булса, нишләргә? Кайда мөрәҗәгать итәргә?
343 views06:50
Ачык / Комментарий
2023-01-11 23:57:38
Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов вафат...
841 views20:57
Ачык / Комментарий
2023-01-11 17:22:15
Торак-коммуналь түләүләр өчен субсидия алып буламы-юкмы икәне 10 көндә ачыклана. Моның өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яисә социаль яклау бүлекләре аша бирәсе. Исегезгә төшерәбез, 1нче декабрьдән илдә торак-коммуналь түләүләр өчен тарифлар артты.

Татарстан халкы яңалыкны ничек кабул итә һәм нинди очракларда компенсациягә дәгъва кылырга мөмкин?
1.2K views14:22
Ачык / Комментарий
2023-01-11 13:59:23
Фәтхетдиновлар гаиләсендә зур кайгы

https://tnv.ru/tat/news/show-business/295686-f-tkhetdinovlar-gail-send-zur-kaygy-video/
1.3K viewsedited  10:59
Ачык / Комментарий
2023-01-11 12:23:24
Балыкка киткән җирдән әздән генә исән кала. Яшел Үзәннән Валерий Можаровский мотор төзексез булганга шундый хәлгә юлыктым, ди. Законлы вәкиле белән бергә аны сатып алган кибеткә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Дәлил буларак, көймәсен дә, моторын да алып баралар. Әмма, кибеттә сатылган җиһазның төзексез булуын танымыйлар, матди зыян өчен дә түләргә җыенмыйлар диләр. Мондый очракларга юлыкканда, хаклыкны раслау өчен нинди юл кала?
1.3K views09:23
Ачык / Комментарий
2023-01-11 10:02:48
Раил ШӘМСУАРОВ хатыны белән ничек танышкан?
1.4K views07:02
Ачык / Комментарий
2023-01-10 17:38:08
Раил САДРИЕВ: "Ак биләүдән ак кәфенгә..." Матур шигырь, килешәсезме?
1.6K views14:38
Ачык / Комментарий
2023-01-10 13:16:59
Гыйнварда Татарстан халкы коммуналь хезмәтләр өчен быелгы беренче квитанцияләрне алды. Алар исә - былтыргыдан артыграк. Әлеге яңалыкны ничек аңлаталар?
1.5K views10:16
Ачык / Комментарий