"Татар сүзе" халыкара нәфис сүз конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Быел ул 3нче тапкыр уза. Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучылар өчен конкурсны Татарстан Президенты каршындагы комиссия гамәлгә куйган иде. Оештыручылар - "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм "ШАЯН ТВ" каналы. Барлык материалларны tnvtatarsuze@mail.ru электрон сайтына юлларга мөмкин. Быел конкурсның премия фонды 1 миллион сум. Гаризалар октябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/264648-tatar-s-ze-khalykara-n-fis-s-z-televizion-b-ygesen-garizalar-kabul-it-d-vam-it/ 691 viewsedited 07:34