Get Mystery Box with random crypto!

'Май аена квитанция алгач, күзләрем акайды. 32 куб күп бит инд | ТНВ Татарча

"Май аена квитанция алгач, күзләрем акайды. 32 куб күп бит инде ул. Ул бит инде 32 тонна су килгән. Май аенда бөтенләй сипмәдек бит"

Ел яңгырлы булгач, бакчаларга су сибәсе юк, әмма су өчен түләргә туры килә. Безгә Сарман районының Дусем авылыннан шулай дип мөрәҗәгат иттеләр. Ай саен һәр йорттан 900 сум тирәсе чыга, ди алар. Моңа өстәп, мунча, хуҗалык чыгымнары бар. Кайвакыт су чыгымы гына мең ярымга җыела. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән яштә булганлыктан, мондый сумманы түләп булмый, ди алар.