Get Mystery Box with random crypto!

Быелгы Сабантуйларга нәтиҗә ясап алыйк әле: 1. Барлыгы 5 Сабан | ШАРАПЖАН

Быелгы Сабантуйларга нәтиҗә ясап алыйк әле:
1. Барлыгы 5 Сабантуйда катнаштым.
2. Быелгы Сабантуйларда үзем генә түгел, Шарапҗан да бар иде. Мин алып бардым, Шарапҗан халыкны уйнатты, мәш килдек, кыскасы
3. Башка елларны тачка ярышларында кызык ясап йөрсәм,быел исә рәхәтләнеп чаңгыда шудым
Теге кызык видеодан соң, мине тагын да күбрәк чакыра башладылар. "Безгә дә килеп, кызык ясап китегез әле", диләр. Очраган саен: "Ну теге апаның "телевизорын ваттың", - дип көләләр әле
4. Әлеге кызык видеоны "Одноклассник"ка уршатыргач, 400 мең кеше караган! Гомердә андый рекорд булганы юк иде.
5. Шул видеодан соң авыл көннәренә чакыра башладылар. Кайберләренә Рамил Шарапов кына кирәк, кайберләренә Шарапҗан гына. Хәзер без алмаш-тилмәш халык күңелен күрәбез
6. Быел Питрау Сабантуенда да катнашачакмын
7. Фотодагы апага килгәндә, Тулбай авылында булган хәл бу. Ул апа мин Сабантуйга килмәсәм, катык ярышында катнашмый ул. Мин килсәм инде, катыктан чыкмый да