2022-11-07 17:55:14
Шушы фотоны күргән саен көләсе килә.(күбрәк костюмыннан ) Мин беренче сыйныфка кергәндә алганнар иде шул "БЕЗЛИМИТНЫЙ" костюмны....Ул вакытта куллар җиңеннән дә күренми иде әле минем.Аллаһка шөкер 5-че сыйныфка җиткәч, куллар кояш күрә башлады (Шуның белән укып та бетердем бугай)
Әле дә истә, ул чиреккә беренче 3-ле чыкты Алгебрадан. Иң курыккан кешем- Әти !!! 5 минутлык кайтасы юлны да, сәгать ярым урап кайткан идем.(Бөтен кеше белән исәнләшеп, ике әбиеңнең бакчасын утап...кайтсам хана бит )
Кайтуга ук Әтигә дневник кирәк булмасынмы?! Андагы 3-не күргәч... Дневникка җан кергән кебек, бүлмәдән бүлмәгә очып йөри башлады Шул көннән соң, мунчага да алгебра белән йөри башладым мин! Әтидән чүмеч килеп эләккәч....бөтен булган Алгебрам шунда коелып калды да бугай ( Хәзерге балаларны чүмеч белән куркытып кара әле, мунчаңнан ук алып китәчәкләр )
Уң ягымда минем, бертуган сеңлем Гөлназ!
913 views14:55