Get Mystery Box with random crypto!

'ДҮРТЕНЧЕ ХАТЫНГА ӨЙЛӘНЕРГӘ ЙӨРИМ' Бу атнада Үрәзмәт авылына | Акчарлак газетасы

"ДҮРТЕНЧЕ ХАТЫНГА ӨЙЛӘНЕРГӘ ЙӨРИМ"

Бу атнада Үрәзмәт авылына тавык фермасына бардык. Хәзер рәхәт яшибез бит авылда. Үстерелгән, суелган, чистартылган бройлер тавыкны арзан бәягә цехтан барып сатып аласың. Анда исә ирле-хатынлы таҗиклар эшли.

– Егерме бишенче оныгым туды! – дип шатлыгы белән уртаклашты ир.
– Әстәгъфирулла! Бу кадәр оныкка ия булу өчен ничә бала үстерергә кирәк соң? – дим аңа.

– Хикмәт балаларда түгел, ә хатыннарым санында. Ә алар минем өчәү. Менә дүртенчесенә өйләнергә йөрим. Беренче бичәм каршы түгел, – ди таҗик ире.

Авыз ачылган килеш калды. Моны бер уңайлыгы да булмаган ферма өендә вакытлыча беренче хатыны белән яшәп ятучы мөселман әйтә. Теге хатыннары
мондамы, әллә үз илләрендәме, сорый алмый калдым. Өйләнәм дип ушны алды. Тәки чуан тишелде. Күптән язарга кул кычыткан тема бу.

Иң кызыгы: мин Мөслимдә шундый унлап гаиләне уйлап тормыйча да санап чыга алам. Уйлансам, алар егермедән артып китәчәкләр. Дөрес, Кавказ модуле безгә батмый. Беренче законлы хатыннары Мөслимдә яшәсә, икенче никах белән алганнары йә Чаллыда, йә Әлмәттә, йә Азнакайда гомер итә аларның. Йөриләр шулай атнаны икегә бүлеп, ике арада. Әле бер көн ял да итәләр.Ике хатынга да шымытыр ул көнне. Мондый гаиләләрнең безнең районга хас модуле – икенче хатын балалы ятимә булырга тиеш. Аның ире үлгәнме, башта ук булмаганмы, әмма шушындыйларга өйләнсәң генә саваплы гамәл кыласың икән. Тегеләй борсаң да, болай да ятимнәрне бәхетле итеп җәннәткә якынаю дип аңлыйм мин моны. Бер яктан начар дип тә тапмыйм. Әмма дустым Наилә исемә төшсә, җен ачуларым чыга...

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 13 ИЮЛЬДӘ ЧЫГАЧАК 27 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор - Гөлназ ШӘМСИ.

#акчарлакгазетасы
#яңасан
#мөслим